Туганайлар
Татарстан
Без социаль челтәрләрдә
ВК
МАКС
RuTube
Youtube
ОК
Дзен
Главная
Подписка
Рекламодателям
Жизнь издания
Контакты
Наша команда
Бессмертный полк. Кряшены
Главная
Подписка
Рекламодателям
Жизнь издания
Контакты
Наша команда
Бессмертный полк. Кряшены
ВК
МАКС
RuTube
Youtube
ОК
Дзен
Хәбәрләр
Ак күңелле Александр дәдәй
28 октябрь 2020 - 12:35
Автор:
Туганайлар
1094
Таныш булыгыз: яңа исем Александр Захаров
Кумырык авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Мамадышта яши. Вахит мәктәбендә сигез классны, 1978 елны Шәдчедә ун классны тәмамлый. 1979-81нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Җәмәгате Зоя ханым медицинада. Кызы, улы бар. Икесе дә укытучылар. Александр ага 35 ел төзелештә эшли. Хәзер лаеклы ялда. Шигырьләре җыр кебек, тигез агышлы формада язылган. Кешеләргә матурлык, аклык өләшеп яши ул. Игътибарыгызга аның шигырен тәкъдим итәбез һәм аңа зур иҗат уңышлары теләп калабыз.
Яз кагылды.
Күңелемә яз кагылды бугай,
Мин каядыр бүген ашкынам.
Хыялларым оча еракларга,
Сабантуйда чапкан ат сыман.
Күңелемә яз кагылды бугай,
Гомер үтә, йөрәк яшь әле.
Мин бит әле матур бу гомернең,
Алтмыш язын гына яшәдем.
Күңелемә яз кагылды бугай,
Яшим тулып бәхет-шатлыкка.
Адымнарым әкеренәйсә дә,
Бирешмәскә иде картлыкка.
Сыный язмыш.
Гомер көзләренә кергэн чакта,
Уйландыра, күңел боега.
Язмыш һәрчак мине сыный-сыный,
Озатып бара гомер буена.
Язмыш кайчак баштан сыйпаса,
Кайчагында бирде кирәкне.
Яралары күпме сызласа да,
Бәйләп куеп булмый йөрәкне.
Кайберләре үзе төзәлгәндер,
Кайсыларын вакыт тозәтте.
Язмыш узе шулай кыйнап-сыйпап,
Еламаска мине өйрәтте.
Поделитесь с друзьями
Нет комментариев
Показать все комментарии
0
0
Ответить
Показать ответы
Отправить
Главная
Фотогалереи
Төрле темалар
Республиканың барлык яңалыклары МАКСта.
Язылыгыз
...
28 октябрь 2020, 12:35
1094
0
2
28 октябрь 2020, 12:35
1094
0
2
28 октябрь 2020, 12:35
1094
0
2
Нет комментариев