Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ак каз” ансамбле җырлы-биюле үрләр яулый

Алабуга районының “Ак каз” халык фольклор ансамбле турында ишетмәгән, белмәгән кеше сирәктер.

“Ак каз” фольклор ансамбле 1987 елда “Кардәшләр” исеме астында оеша. Ул елларда ансамбльне башлап җибәрү, җитәкләү эшләре белән Галина Кулакова шөгыльләнә. 1989 елда коллективның җитәкчесе итеп Владимир Мироваев сайлана. 1999 елда коллектив “Ак Каз” исемен ала һәм шәһәр мәдәният сараенда шөгыльләнә башлый. Шул ук елны “Ак каз” фольклор ансамбленә Нина “Халык” ансамбле исеме бирелә. 2021 елдан башлап ансамбльнең сәнгать җитәкчесе  Салимуллина. Коллектив атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Алабуга шәһәренең мәдәният сараена җыела.

“Ак каз” халык фольклор ансамбле керәшен җыруларының, гореф-гадәтләренең, йолаларының матурлыгын күрсәтү, аларны саклап калу һәм яшь буынга тапшыруны максат итеп алган. Ансамбльгә йөрүчеләр, яшьләр белән аралашып, аларда халык иҗатына мәхәббәт тәрбиялиләр, үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Үзләренең иҗади мөмкинлекләрен үстереп, камилләштереп, ансамбль үз сафларында фикердәшләрен, халык иҗатын яратучыларны берләштерә. Ансамбльгә йөрүчеләр бергәләп җырларга гына түгел, бер-берсе белән аралашырга да җыела. Ансамбль артистлары, җирле җыруларны һәм йола-гадәтләрне өйрәнеп,  чыгышларында күрсәтергә тырышалар. 2013 елның сентябрендә “Ак каз” халык фольклор ансамбле карамагында Нина Салимуллина җитәкчелегендә "Көмеш тәңкә" балалар фольклор ансамбле дә оеша.

“Ак каз” халык фольклор ансамбле Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең җыруларын, шулай ук, нагайбәк җыруларын да өйрәнеп, яратып башкаралар. “Кыз сорау”, “Килен сынау”, “Килен коймагы”, “Балдак салу”, “Җиләкле Питрау”, “Тройсын””Пасха”дан театральләшкән йола күренешләрен горурланып тамашачыга җиткерәләр.

Коллектив Алабуга мәдәният сараенда уздырылган барлык чараларда да актив катнаша, алай гына да тугел,үзләре дә фольклор концертлар оештыра. “Покрау утырмалары” Нардуганга багышланган “Җырлашыйык әле бүген кич”, “Җакты бәйрәм – Олы көн” исеме астында үткән концертлар, Алабугада яшәүче керәшеннәрне генә түгел, татар кардәшләрне дә мәдәният сараена җыя.

Бүгенге көндә дә коллектив концертлар белән Алабуга районы авылларында, Теләче һәм Мамадыш районы авылларында чыгыш ясый. Шәһәр күләмендә үтә торган милли чараларда даактив катнашалар.

“Ак каз” халык фольклор ансамбленең уңышлары шактый. Төрле елларда ансамбль халык иҗатының бөтенроссия, республикакүләм фестиваль һәм конкурсларында катнашып мактаулы исемнәргә лаек булды. Бүгенге көндә дә коллектив сынатмый, бары тик алга – яңа үрләргә таба омтыла.

 

Мәгълүмат: Нина Салимуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев