Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аграфена Васильевага Вахитов һәм Идел буе мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы бирелде

Мактау грамотасына карендәшебез Аграфена Антоновна күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды

Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Аграфена Васильевага Мактау грамотасы  бирелде.

Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенә караган Вахитов һәм Идел буе  мәгариф бүлегенең бу Мактау грамотасына карендәшебез Аграфена Антоновна күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмга ия булганы һәм яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен лаек булды. 

Аңа бу бүләкне сәнгать мәктәбенә караган 18нче татар гимназиясендә артистлык осталыгын үзләштерүче укучыларның декабрь азагында булган үзенчәлекле имтиханнарыы – ачык дәресләр вакытында тапшырдылар. Аграфена Васильева җитәкчелегендә актерлык сәләтенә, сәхнә культурасына өйрәнүче 1нче класс укучылары – Авыл эте Акбай”ны, 2нче класслар “Эт малае үзенә хуҗа эзли”не сәхнәләштергәннәр иде. 3нче класс укучылары –“Тәүфыйклы песи” спектаклен, ә 5нче класслар “Кем нәрсә ярата?”ны күрсәттеләр.  6нчы класс егетләре һәм кызлары “Беренче театр”дан өзек уйнадылар. Актерлык осталыгын үзләштерүче укучылар арасында төрле милләт, шул исәптән керәшен балалары да бар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев