Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аграфена Васильевага Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетының Рәхмәт хатын бирделәр

Бүләкләү тантанасы Казан иконасы музеенда булды

Бүген, 27 сентябрь көнне Казан иконасы музеенда туризм тармагында эшләп, зур уңышларга ирешкән татарстанлыларны бүләкләү тантанасы узды. Шунда карендәшебез Аграфена Васильевага Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетының Рәхмәт хатын бирделәр.

Чара Бөтендөнья туризм көне уңаеннан үткәрелде. Тантанада Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм туризмның Татарстанның үсеше өчен зур әһәмияткә ия тармагы икәнен билгеләп узды. Сәламләү сүзеннән соң бүләкләү тантанасы булды.

Аграфена Васильева Казанның Туган Авылым ресторан комплексында Татарстанга килгән туристлар өчен махсус оештырылган “Казан шоу” дип аталган театральләштерелгән тамашада катнаша. Анда ул легендалар сөйләүче Туйбикә образында уйный. Тантанада “Казан шоу”ның башка артистларына да бүләкләр бирделәр. Шундый ук Рәхмәт хатларын вокалистлар - Гүзәл Җиһаншина, Муса Камалов, бию труппасы җитәкчесе Таһир Латыфуллин алды.

Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы