Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аграфена Васильева: "Арумысез, карендәшләр" дигән радиотапшыру үткәндә калды"

Керәшеннәр өчен чыга торган радиотапшыруны заманында Елизавета Антонова һәм Галина Казанцева оештырган

Казанда моннан 15 еллар элек "Арумысез, карендәшләр" тапшыруын беренче тапкыр эфирга ветеран-журналистыбыз Елизавета Антонова белән Татарстанның халык артисты Галина Казанцева чыгарган. Алар документ, проект эшләрен дә башкарган, тәүге тапшыруларын да чыгарган. Алардан соң әлеге радиотапшыруны артистка Аграфена Васильева дәвам итә.

- Тапшырулар әзерләгәндә, Флера Баязитованың керәшеннәр турында җыйган материалларына таяна идек. Үзебезнең балачак истәлекләрен дә файдаландык. Тапшыруларга күренекле кешеләр, интеллигенция вәкилләрен генә түгел, гади кешеләрне дә чакырырга тырыштык. Галим-педагог Николай Валентинович Максимов редакциягә бик теләп килә, фольклорчы-галим Геннадий Михайлович Макаров балаларга фольклор дәресләре әзерли, галимә Татьяна Григорьевна Дунаева белән культура, фәлсәфә темаларын яктыртабыз. Мария Николаевна Матвеева дин буенча материаллар әзерли. Менә шулай эшли торган идек. Кызганыч, болар барысы да үткәндә калды. Керәшеннәр турында тапшырулар чыгарырга акча юк, диделәр, - дип искә ала Аграфена Васильева.

"Арумысез, карендәшләр"нең ябылуына инде ике дистәгә якын вакыт үтеп киткән. "Булганны бетерү җиңел, җимерелгәнне торгызу бик авыр шул. Безнең тыңлаучыларыбызның күбесе - өлкән яшьтәгеләр. Алар газета-журнал укый алмый - күзләре начар, интернетта утыра алмый - моны булдыра алмыйлар, ә менә рәхәтләнеп, радио тыңларлар иде, югыйсә. Башлап, ярты юлда калынган эшләр өчен күңел әрни, - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев