Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ачык дәрес

3 сентябрьдән 30ына кадәр республикада "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә. Шуның кысаларында һәр районда социаль, этник, милләтара конфликтларны бетерүгә юнәлдерелгән комплекслы чаралар уза.

Илебездә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның 34 проценты террорчылар корбаны булудан курка. 47 проценты сакланырга тырыша, 11 проценты бу хакта уйлап та карамаган, ә 8 проценты бу безгә кагылмый,- дип саный. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы 10 елда гына дөньяда 6 мең 500 террорчылык акты кылынган. Нәтиҗәдә, 5 мең кеше үлгән, 11 меңе зыян күргән.
11 сентябрь көнне "Экстремизмга - юк" акциясе кысаларында, Чаллының Ак мәчет бинасында массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен дә чакырып, ачык дәрес үткәрделәр. Мәдрәсә укы-тучысы Азат Шәрипов экстремизм, терроризм темаларын яктыртканда, журналистлардан бу мәсьәләгә аеруча сак карауларын сорады. Кайбер журналистлар белсәләр дә, белмәсәләр дә, ситуацияне кабартып язып, өстәмә конфликтлар тууга сәбәп булалар, диде ул. Азат Шәрипов гомумкешелек, әхлак законнарын бер чакта да истән чыгармаска, башка халыкларга, аларның диннәренә карата хөрмәт белән карарга чакырды. Алла халыкларны төрле итеп яраткан, димәк, Аңа шулай дөрес булып күренгән. Шуңа күрә тирә-ягыбызда яшәүчеләргә үзебезне матур күрсәтеп, алар сокланырлык, бездән үрнәк алырлык итеп яшәргә кирәк, диде укытучы. Алла тарафыннан кешеләрнең күңелләренә дингә мохтаҗлык салынган, әгәр аны вакытында тутырмасаң, күңелдәге бушлык бүтән начарлык-лар белән бик тиз тулырга мөмкин, диде ул. Кайбер яшьләрнең телләре әйткән белән эшләгән гамәлләре аерылуына да тукталды. Дин кушканча киенеп йөрү генә әле кешенең гамәлен билгеләмәвен ассызыклады укытучы. Кирәкле белемнәрне, мәгълүматны интернеттан алмыйча, шул өлкәдә эшләүче белгечләрдән сорашырга киңәш бирде Азат Шәрипов.
Керәшен священниклары да халык арасына чыгып, шушындый аңлату эшләре алып барсалар, кайбер балаларыбыз күңелендә барлыкка килгән бушлык ки-рәкле кыйммәтләр белән тулыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экстремизм террорчылык экстремизмга каршы экстремизмга юк