Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

8 мартка нәрсә бүләк итәргә ярый һәм ярамый?

Киләсе атнада кабат озын бәйрәм яллары көтә, җәмәгать. Бу юлы инде гүзәл затларыбызны тәбрикләячәкбез. Якыннарыңны нинди бүләк белән сөендерергә? Бәйрәм кәефен бозмас өчен, 8 март көнне нинди бүләк бирүдән сакланырга?

Киләсе атнада кабат озын бәйрәм яллары көтә, җәмәгать. Бу юлы инде гүзәл затларыбызны тәбрикләячәкбез. Якыннарыңны нинди бүләк белән сөендерергә? Бәйрәм кәефен бозмас өчен, 8 март көнне нинди бүләк бирүдән сакланырга?

Ярый:

  1. Искермәс классика. Бу төркемгә гүзәл затларга елның елында бирелә торган чәчәк, кәнфит, хушбуй, язулы кружка, футболка ише бүләкне кертергә мөмкин. Беренче карашка гади, үзенчәлеге булмаган кебек тоелган әлеге бүләкләр чын күңелдән бирелгән очракта теләсә кайсы гүзәл затның күңеленә хуш киләчәк.
  2. Үз кулың белән ясалган бүләкләр. Якыннарыгызны гади парафиннан ясалган шәм белән дә сөендерә аласыз. Бүген интернет челтәрендә аларның ниндиләрен генә ясарга өйрәтмиләр! Уңган хуҗабикәләрне үзегез теккән таба тоткыч белән дә сөендерергә була.
  3. Үзенчәлекле бүләкләр. Хәзер кибетләрдә шалтырап кына калмыйча, йокы бүлмәсен акрынлап яктырта баручы уяткычлар сатыла. Мондый гаджет ярдәмендә иртүк йокыдан уянулары бик җиңел. Шуңа күрә гүзәл затлар бу бүләккә һичшиксез сөенәчәк. Душта яки мунчада тыңлау өчен чыгарылган махсус радио, колакчыннар, кофе машинасы, өстәл уеннары да үзенчәлекле бүләк була ала.
  4. Хобби—бүләк. Рәсем ясарга яратучылар – яхшы пумалага, спорт сөюче – спорт кибетенә сертификатка, укырга яратучы электрон китапка сөенәчәк.
  5. Хис—тойгы – иң зур бүләк. Якыныгыз яки сөйгәнегез билгеле бер шөгыль белән мавыгамы? Алайса, нинди бүләк алыйм икән дип баш катырасыгыз юк. Бәйрәмгә тегү, тырнак ясау, бизәнү серләренә өйрәтә торган курсларга, мастер-класска язылу бүләк итсәгез дә отачаксыз.

Ярамый:

  1. Ырым, хорафатлар белән бәйле бүләкләр. Пычак, кайчы, сәгать, көзге, акча янчыгы ише әйберләрне ырым-шырымга ышанмаган гүзәл затка гына бүләк итүең хәерле. Аллергиядән интеккән кешегә чәчәк, хушбуй, йон эшләнмәләре бүләк итү куркыныч.
  2. Кинаяле бүләкләр. Спортзалга абонемент, кавыкны бетерүче шампунь, биттәге җитешсезлекләрне, бетчәләрне юк итүче крем кебек бүләкләрне дә дөрес аңламаулары бар. Беренче карашка кирәкле, гади әйберләр кебек. Шулай да хатын-кызның фантазиясе белән шаярмавың хәерле.
  3. Үз яшенә туры килмәгән бүләк. Кияүгә чыкмаган яшь кызга таба яки кәстрүл бүләк итү сәеррәк, шулай бит? Шау-шулы урыннарны яратмаган кешене төнге клубка чакыру да шундый ук тәэсир калдырачак.
  4. Алкогольле эчемлек. Гүзәл затка исерткеч эчемлек бүләк итү дә матур күренеш түгел.
  5. 5. Үз зәвыгыңа таянып сайланган бүләк. Өс киеме, косметика, аяк киеме кебек бүләкләрне үз зәвыгыңа таянып сайлау да уңышсыз тәмамланырга мөмкин. Бер кешегә ошаган әйбер икенче берәүнең күңеленә ятмаска да мөмкин. Бәйрәмгә нинди генә бүләк сайласагыз да, аны мәхәббәт һәм яхшы кәефкә төреп бирергә онытмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X