Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

28 февральдә Май чабу атнасы башланды

Май чабу атнасы 28 февральдә башланып 6 мартта – “Пручти көн”, белән тәмамлана

Май чабу – халыкның кышны озатуга, язны каршы алуга багышланган борынгыдан килгән күңелле бәйрәме. Бәйрәм атна буе бара. Аның һәрбер көне төрлечә атала: дүшәмбе – “очрашулар”, чәршәмбе – “сыйлану”, пәнҗешәмбе – “уен-көлке”, җомга – “әби коймагы”, шимбә – “печкәчәмдә кунакта”, атнакөн – “кичерешү көне, пручти”. Төп бәйрәм итү пәнҗешәмбедән башлап атнакөнгә кадәр үткәрелгән.

Авылларда яшьләр думбыра, кубыз, гармуннар белән, такмаклар әйтеп урам әйләнгәннәр, өйдән-өйгә кереп йөргәннәр. Төп күңел ачу чарасы булып тау шуу торган. Шуу өчен чуман, тире, агач тагарак кулланылган. Ат чабу ярышлары уздырылып, иң яхшы юртаклар билгеләнелгән. Иң яхшы сбруй, иң матур бизәлгән атлар арасында ярыш уздырылган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда “кәтәйсә” иткәннәр. Халык бу атнада күңел ача, тәмле коймактан авыз итә. Аның соңгы көнендә, кышны озату йөзеннән, хатын-кыз киемнәренә киендерелгән карачкыны яндыра...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев