Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 ел — Гаилә елы

Путин киләсе 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте.

Президент Владимир Путинның указында моның Россия дәүләтенең гаиләне һәрьяклы саклауга юнәлдерелгән сәясәтенә игътибарны арттыру, гаиләләрнең традицион кыйммәтләрен саклау максатыннан эшләнгәнлеге әйтелә. Шул хактагы указ рәсми интернет-порталда урнаштырылган. 
Моннан тыш, Путин Гаилә елын уздыруны оештыру комитеты председателе итеп Татьяна Голикованы билгеләгән. 

Узган елның ноябрендә Путин традицион асыл кыйммәтләрне саклау максатыннан дәүләт сәясәте нигезләрен раслаган һәм аңа кешенең тормышы, абруе, хокуклары, иреге, ныклы гаилә дә кертелгән иде.

Сүз уңаеннан, Гаилә елы Россиянең элекке президенты Медведев хатыны тәкъдиме белән 2008 елда уздырылган, ә Гаилә көнен бәйрәм итү вакыты итеп 8 июль билгеләнгән иде. Статистика мәгълүматы буенча, шул 2008 елда Россиядә 1 миллион 700 мең бала дөньяга килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев