1 январьга Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 8 миллиардка якын бурычы җыелган
Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шул хакта әйткән.
Видеоконференция буларак үткәрелгән киңәшмәне Президент Рөстәм Миңнеханов алып барган. Анда барлык районнарның да җитәкчеләре катнашкан.
Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен респбуликаның 6 районында ике айдан артык түләмәгәннәр, 20есендә – бер айдан ике айга кадәр.
Газ өчен гомуми бурыч шушы елның 1 январена 367 миллионга җыелган.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев