Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2020 елның 20 төп вакыйгасы

2020 елның вакыйгаларын барладык

2020 елда Җир шары вакыйгаларга бай булды. Экологик катастрофалар, Ухань шәһәрендә килеп чыккан яңа төр коронавирус инфекциясе, дәүләтләр арасындагы конфликтлар, Белорусиядә, Америкада һәм Татарстанда – президент, Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлаулар...  “Туганайлар” редакциясе исә керәшеннәр тормышындагы истәлекле вакыйгаларны барлады. Шулар арасыннан мөһим 20 вакыйгага тукталыйк.

Берьюлы өч премьера

Театр өлкәсендә 2020 ел керәшеннәрне берьюлы өч премьера белән сөендерде. “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Гөргөри кияүләре +” спектаклен күрсәтте. Данлыклы “Гөргөри кияүләре”нең дәвамы буларак, керәшеннәрнең туй йоласын күрсәткән, җыр-бию һәм юморга бай әлеге театральләштерелгән тамашаны карарга зал тутырып халык килде.

Драматург Мансур Гыйләҗев язган “Микулай” монодрамасын берьюлы ике – Әлмәт дәүләт драма һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрлары сәхнәләштерде. Авыллар, телләр бетү, ялгызлык проблемаларын керәшен герое аша күрсәткән әлеге спектакль дә театр сәнгатендә зур вакыйга булды.

Сәвәләйдә чиркәү төзелә

Зәй районының Сәвәләй авылында “Изге Тын иңеү” (“Сошествие Святого Духа”) чиркәве төзелә башлады. Аның инициаторы – Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов. Август аенда чиркәүгә – куполлар һәм качларны, ә декабрь аенда, аруландырып, чаңнарны урнаштырдылар.

Этник һәм рухи культураны үстерүгә багышлап

Январь аенда Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров белән Татарстан Митрополиты Феофан очрашты.

Анда Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Әгерҗе муниципаль районының ул чактагы башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Очрашуда керәшеннәрнең этник һәм рухи культурасын үстерү, керәшен приходларының һәм атнакөн шкулларының эшен җайга салу мәсьәләләре күтәрелде. Кызганыч, ноябрь аенда владыка Феофан арабыздан китте.

Яңа җондозлар кабынды

“Туым Жондозы” керәшен җыруын башкаручылар конкурс-фестиваленең февраль аендагы гала-концертында Татарстанның 14 районыннан  һәм Чиләбе өлкәсеннән барлыгы 19 яшь вокалист һәм 17 коллектив катнашты.

Фестивальнең “Гран-при”ына ансамбльләр арасыннан – Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан “Йолдызчык”, ә солистлардан Мамадыш районының Колышчы авылыннан Ангелина Солганова лаек булды.

Правление утырышы

Март аенда Питрәчтә Татарстан керәшен оешмасының күчмә идарә утырышы узды. Кунакларны Питрәч районы керәшеннәренең борынгыдан килгән традицияләре буенча, калын тәбә, борынгы җырулар белән каршы алдылар.

Казан керәшен оешмасы юбилее

Казан шәһәре керәшен оешмасы үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Авыр 90нчы елларда башланган эшнең нәтиҗәсе – бүгенге керәшеннәрнең тормышы, җәмгыятьтәге урыны.

Тәре алларын барладык

Редакция оештырган “Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсы  аша халкыбызның иң кадерле урынын бизәү алымнарын, чигү ысулларын да барладык.

Әлмәт районы Илтән-бута авылыннан Елизваета Агапова

Татарстанның төрле районнарыннан тәре алды  сурәтләнгән 171 фото килде. Нәтиҗә апрель аенда ук ясалса да, газетабызның һәрбер санында конкурска килгән ул фотолар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бөек Җиңүгә – 75 ел, ТАССРга – 100

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Зәй районының – Баграж, Фёдоровка, Балык Бистәсенең – Казаклар Чаллысы, Питрәчнең – Кибәч, Теләченең Тәмте авылларын да яңа һәйкәлләр ачылды.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, “Туганайлар” газетасы һәм сайтындагы “Гасыр җөзе” рубрикасында  керәшен тарихын чагылдыр ган ретро фотолар тупланды, архив алга таба да тулыланачак.

Питрауны онлайн карадык

Республика күләмендәге “Питрау” керәшен культурасы бәйрәме, пандемия аркасында, быел беренче тапкыр онлайн форматта узды. Питрауны интернетта төрле социаль төркемнәрдә 400 меңгә якын кеше карады!

Чибәрне дә онлайн сайладык

Газетабызның электрон сайтында “Пит рау чибәре – Online” конкурсы оештырдык. Бу титулга ия булу өчен 15 керәшен кызы ярышты. Нәтиҗәдә, “Питрау чибәре–Online” исеменә Зәйдән Лариса Барсукова лаек булды.

“Бәрмәнчек”нең үз йорты булды

Июль аенда “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле үз бинасына күченде. Ул моңа кадәр төрле биналарда “квартирант” булып йөрде.

 “Айбагыр”да ял иттеләр

“Айбагыр” этнолагерының Мамадыш районындагы Соколка авылы янында 13-30 август көннәрендә уздырылган тугызынчы сменасында 60 керәшен баласы ял итте. Коронавирус аркасында, смена ябык режимда үтте.

 “Безнең ил” күргәзмәсе

Сентябрь аенда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен художникларының “Безнең ил” этно-күргәзмәсе ачылды.

Анда Илья Максимов, Виктор Селивёрстов, Валентина Максимова, Эдгар Филиппов һәм Надежда Игнатьеваның барлыгы 50дән артык хезмәте тәкъдим ителде.

 Керәшен киеме буенча семинар

“Керәшеннәрнең традицион костюмы” дип аталган семинарда милли киемне дөрес итеп тегү һәм кию мәсьәләләре күтәрелде.

Керәшен авылларын өйрәнүчеләр форумы

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә, керәшен төбәкләрен өйрәнүчеләрнең I форумы оештырылды.

 Мәскәү кунакларын каршы алдылар

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ел дәвамында дәрәҗәле кунакларны кабул итте.

Болар – Россия Дәүләт Думасының Милләт эшләре буенча комитет җитәкчесе Валерий Газзаев, Россия халыклар дуслыгы йорты директоры Андрей Березин, милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин һәм башкалар.

 КВНдагы беренче уңышлар

Ел ахырында керәшен яшьләре беренче “Керәшеннәр” КВН командасы оештырды. Алар Татар КВН лигасының “Әйдә, ШаяРТ” поектында уңышлы чыгыш ясап, 2021 елда узачак чирек финалга үтте.

 Мәгърифәтле ел

Чиркәү-керәшен телендә акафистлар җыентыгы дөнья күрде. Тәрҗемә башында мәрхүм иеромонах Варлаам (протоиерей Михаил Чурашов) торган булса, бүген бу эшне аның улы Чистай епархиясе клирикы, протоиерей Павел Чурашов дәвам итә.

Грантлар оттылар

“Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” яшьләр форумында Татарстан аграр яшьләр хәрәкәтенең Питрәч бүлеге һәм “Форпост” үзәге үзләренең “Авыл яшьләре арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча П.М.Гавриловка багыш ланган дөнья чемпионаты” проекты белән, махсус грант отты.

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге Президент грантлары фондыннан, “Айбагыр” этнолагеры өчен, махсус грант алды. Сарман районы ветераннар оешмасы советы белгече Лилия Мәүлиева Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә кагылышлы грантын алып, Наратасты авылында “Авыл көне” уздырды. 

Керәшен оешмасында – яңа команда

Декабрьда республика керәшен оешмасының V отчет-сайлау конференциясе булды.

Конференциядә республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының җитәкчесе итеп яңадан Иван Егоров һәм, шулай ук, идарәнең яңартылган составы  сайланды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев