Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2020 елда илдә демографик хәлне яхшырту өчен ниләр эшләнер?

Владимир Путин Юлламада гади халык күңеленә хуш килә торган яхшы үзгәрешләр шактый күп

Россия халкы өчен яңа ел 15 январьдан, ягъни ил Президенты В.Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасы яңгыраган көннән башланды дияргә була. Чөнки Юлламада гади халык күңеленә хуш килә торган яхшы үзгәрешләр шактый күп.

Шуларның берсе – демографик хәлне яхшырту. Билгеле булганча, хәзер яшь гаиләләр бер бала белән чикләнү ягын карый, чөнки күбесе  ипотека, кредит бәйлелегендә. Путин демографик хәлне яхшырту өчен халыкның керемен арттыру бурычын куя. Бу уңайдан, ана капиталын бирүдә үзгәрешләр көтелә. Путин аларны  шушы 2020 елның 1 январеннан ук кертергә тәкъдим итә. Ана капиталы программасы бу елда гаиләдә туган беренче балага да кагылачак. Беренче балага – 466 мең 617 сум, икенче бала тугач 150 мең өстәп бирелә, 616 мең 617 сум була. Гаиләдә өченче бала туган очракта, ипотеканы каплар өчен 450 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Ана капиталы программасы, ким дигәндә, 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Юлламада, шулай ук, аз тәэмин ителгән, ягъни кереме кеше башына яшәү минимумына җитмәгән гаиләләрдәге өч яшьтән җиде яшькә кадәрге һәрбер балага ай саен өстәмә ярдәм түләү дә каралган: 2020 елда – яшәү минимумы суммасының яртысы кадәр, ә 2021 елдан – яшәү минимумы күләмендә. 

Болардан тыш, 2020 елның 1 сентябреннән I-IV класс укучыларына мәктәптә бушлай кайнар ризык ашатырга тиешләр. Яңа уку елыннан класс җитәкчеләренә, федераль бюджет исәбенә, 5 мең сум күләмендә махсус өстәмә түләү кертергә дә тәкъдим итә Президент. Шул ук вакытта әгәр төбәктә андый өстәмә бар икән, анысы да сакланачак. “Укучыларга иң якыны – аларның класс җитәкчеләре. Балаларны укыту, тәрбияләү белән бәйле көндәлек даими эш – зур җаваплылык” булуын да искәртә ил башлыгы үзенең Юлламасында.

Моннан тыш, ул бушлай югары белем алу мөмкинлеген дә сакларга тәкъдим итә. Аеруча, бүгенге көндә табиблар, педагоглар, инженерлар аз булган төбәкләрдәге җирле вузларда бюджет урыннары санын ел саен арттыра бару мөһим.

Әнә шул рәвешле, Юлламада быел социаль-икътисад юнәлешкә зур урын бирелә. Шуның белән беррәттән, Президентның Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү тәкъдиме – Юлламадагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул төзәтмәләр арасында: Президентлыкка кандидатның Россиядә 25 елдан да азрак яшәмәгән булуы һәм элек чит ил гражданины булмавы; Президентның ике срокка гына сайлана алуы; федерация субъектлары башлыкларының, хөкүмәт әгъзаларының, депутатларның, сенаторларның һәм судьяларның чит ил гражданлыгына һәм, шулай ук, аларга башка илдә даими яшәү мөмкинлеге бирә торган документка ия булмауларын норма итеп беркетү һ.б. Шулай ук, пенсия акчаларын катгый индексацияләүне һәм Россиядә хезмәткә минималь түләү күләменең эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан ким булмаска тиешлеген, норма буларак, Конституциядә беркетү тәкъдимен дә халык ошатыр.

Путин тәкъдим иткән төзәтмәләр арасында халыкара законнарга кагылышлылары гына бераз сагайта, ә шулай да Россия Президентының еллык Юлламасы халык тормышын яхшы якка үзгәртү омтылышы булганы өчен генә дә күңелдә өмет уята.

Фирая МОРАТОВА
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев