Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

11нче класс укучылары өчен «урак өсте» башланды

Мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары биреп, керү имтиханнарына әзерләнер көннәр дә килеп җитте. Яшьләр нинди һөнәр үзләштерергә уйлый? Алар олы тормышка чыгарга курыкмыйлармы? Чыгарылыш класс укучылары белән шул хакта сөйләштек.

Булачак һөнәребезне, күпчелек очракта, әти-әни, туганнар сүзенә һәм кесә ягына карап сайлыйбыз. Берәүләр «балларым кайсы уку йортына керергә җитә, шунда барам» дисә, икенчеләр инде күптән сайлап куйганнар.

Артур ЛЕОНОВ, Зәй районының, Кадер авылы:


— ЕГЭга ел башыннан ныклап әзерләнәбез. Болай «пробный»лар әйбәт узды, шулай да экзаменнардан куркып торам. Мәҗбүри фәннәрдән рус теле һәм математиканы гына бирәм. Яр Чаллының медицина колледжына керергә уйлым. Аның өчен, әле тагын, химия һәм биологиядән өстәмә имтиханнар тапшырасы була. Дөресен генә әйткәндә, башка танышларым кебек, нинди һөнәр үзләштерәчәгемне белмәдем. Кая укырга барасымны, күккә карап, бармак белән төртеп билгеләдем, дисәң дә була. Алда кызыклы гына студент тормышы көтәр дип ышанам. 

Максим ПЕТРОВ, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы:
— Бер караганда, 11 ел тиз узган кебек. Көне-төне бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез. Яр Чаллыдагы Казан милли тикшеренү технология университетынга укырга керергә уйлыйм. Мәҗбүри фәннәрдән тыш, информатиканы сайладым. Авыл мәктәпләрендә укучылар әз бит инде, без дә өчәү генә укыдык. Укытучыларыбыз ныклап әзерләде, игътибарлары һәрберебезгә җитте, шуңа репетиторларга йөрергә туры килмәде. Мине зур шәһәргә җибәрергә әти-әни хәзердән үк борчылып тора. Үзем дә икеләнәм, ләкин тиз ияләнәчәгемә шигем юк. Мәктәп укучысыннан студент булу өчен тагын бер адым гына атлыйсы калды…

Риана ИСЛАМОВА, Тукай районының Мәләкәс авылы:


— Мәктәптә «финиш» сызыгында булуыма шат, чөнки тизрәк аттестат алып, студент тормышына башым белән «чумасым» килә. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына керергә җыенам. Уку йортына кергәндә композиция һәм рәсем буенча экзаменнар бирәсе була әле. Чыгарылыш имтиханнарын тапшырып бетергәч, аларына ныклап тотынырга кирәк булачак. Иҗатка тартылганга күрә, шушы һөнәрне сайларга булдым. «Ачык ишекләр» көненә дә бардым әле. Шуннан соң, төгәл шушы уку йортына керүемне белдем. Андагы атосфераны үз күзләрем белән күргәч, «минем урыным — шушында» дидем. Яшермим, һәр укучы кебек мин дә ЕГЭдан куркам, ләкин үз-үземә «бу бары тик имтихан гына, булдыра алганча барысын да эшләячәкмен, ә калганы — Алла кулында» дип әйтәм. Гомумән, мин үз көчемә ышанам, барысы да килеп чыгачак. Мин «маникюр» ясау белән дә шөгыльләнәм, шуңа уку йортыннан ерак булмаган җирдә квартирда яшәргә җыенам. Әзме-күпме, әлеге эшем белән акча да эшләрмен дим уйлыйм. Балачактан ук мөстәкыйль булдым, шуңа да зур шәһәрләрдән һәм җаваплылыктан курыкмыйм. Студент тормышы тагын да күңеллерәк булыр дип өметләнәм.

Фотода:Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбе чыгарылыш класс укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев