Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 октябрьдән кайбер һөнәр ияләренең хезмәт хаклары артачак

Закон чираттагы финанс елына инфляцияне исәпкә алып, хәрбиләргә хезмәт хакын ел саен арттыруны гарантияли, диде юрист

1 октябрьдән хәрби хезмәткәрләрнең окладлары 1,037 тапкырга артачак. Бу турыда «Хокук позициясе» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, контракт һәм чакыру буенча хәрби хезмәт узучыларга, илкүләм гвардия хезмәткәрләренә, полиция, эчке эшләр органнары, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, таможня һәм янгынга каршы органнарда махсус исемнәре булган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артачак.

Закон чираттагы финанс елына инфляцияне исәпкә алып, хәрбиләргә хезмәт хакын ел саен арттыруны гарантияли, диде Редин.

Бу гарантияне үзгәрмәс дип әйтеп булмый, чөнки 2013 елдан 2018 елга кадәрге чорда әлеге хокукый норма «туктатылган» иде. Биш ел дәвамында хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт хакына индексация үткәрелмәде. Әмма аннары хәрби хезмәткәрләргә акча түләүне ел саен арттыру турындагы нигезләмә яңадан гамәлгә керде һәм 2018 елдан индексация яңартылды», — дип сөйләде юрист.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев