Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 октябрьдән чираттагы ялга китәр өчен гариза формасы үзгәрәчәк

Электрон документ әйләнешенә күчү өчен эш бирүчегә хезмәт килешүенә өстәмә кертергә кирәк булачак (элек ул төзелгән булса). Гариза бирү ысулы турында тамга ясарга һәм электрон почта адресларын күрсәтергә кирәк.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексындагы яңа төзәтмәләр Дәүләт Думасы каравына бирелде. Алар 2019 елның 1 октябреннән үз көченә керерәчәк. Бу турыда Россияның салым порталы хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта чираттагы ялга китәр өчен гаризаны электрон почта аша җибәреп булмый.

Электрон формада җибәреп булачак документларга чираттагы ялга, эштән китү, хезмәт хакын банк картасына күчерү турында гаризалар керәчәк.

Электрон формадагы документ әйләнешенә керү өчен, эш бирүчегә хезмәт килешүенә өстәмәләр кертергә, гариза бирү ысулы турында тамга ясарга һәм электрон почта адресларын күрсәтергә кирәк.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 15.1 статьясындагы төзәтмәләр  Дәүләт Думасына кертелде. Закон проекты профильле комитет тарафыннан хупланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев