Туганайлар

ШУЛАЙ БЕРЧАК ЯҢА ЕЛДА

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шатлыклы вакыйгалар да күп була, кайгылылары да очрап тора. Алар, күңелдә уелып, хәтер сандыгына салына. Шул "сандык"та сакланганнарының кайберләре еллар үткәч тә яңарып, күңелләрне кузгата, рәхәтләндереп көлдерә яки күзләрне яшьләндерә.

Могҗизалар көтеп яшим

Яңа ел алдыннан үткән гомеремне бер кат күздән кичереп утырдым әле. Кара: тормышымда тамырдан борылыш ясаган иң әһәмиятле вакыйгаларның күбесе шушы яңа өметләр, якты хыяллар алып килүче Яңа ел киче белән бәйле икән бит.

Хәтеремдә: миңа ике-өч яшь булгандыр, җиде төн уртасында әни уятып: "Кызым, тор, күрмичә калдың инде, өйгә Кыш бабай кергән иде, сине дәү, матур, акыллы кыз булып үссен дип теләде, менә күчтәнәч тә калдырды," - дип, кулыма олы пакет тоттырды. Ә анда ниләр генә юк: йомшак уенчык куян, мандарин (хәзер дә әлеге җимешне кибеттә күргән саен шул серле төн искә төшә), конфет, прәннекләр... Үскән саен Яңа ел төнендә ул юмарт, бәхет-шатлыклар гына алып килә торган, хикмәтле бабайны үз күзләрем белән күрәсе килеп, Чыршы төбендә саклап утырсам да, ул әти-әни белән генә сөйләшеп чыгып китә иде. Беренче сыйныфта укыганда, Чыршы бәйрәменә әни мине Кремль итеп киендерде. Кесәдәге батареяны чыбыкларга ялгап куюым була, башня-башлыгымдагы йолдызда ут яна, түшемдәге сәгать курантлардай суга башлый. Шаккаттылар. Шигырь дә сөйләдем. Беренче урынны алдым. Кыш бабай мине бик мактады. Бу, әлбәттә, минем күңелгә хуш килде, аның отличникларны, үрнәк тәртиплеләрне, җәмәгать эшендә актив катнашучыларны аеруча яратуын аңлап алдым. Гомерем буе шундый булырга омтылдым.

1988 елның 30 декабрендә Степан белән туебыз булды. Җырлы-биюле керәшен туе - үзе бер тамаша. Ябалактай ап-ак карлар яуган ул сихри кич әкияттәге кебек истә калган.

...Кунакханәнең бишенче катында кечкенә генә бүлмәдә өчәүләп яшәп ятабыз. 1992 елны каршылаганда Степан хыялдагы йортының рәсемен ясап куйды. Ике катлы коттедж. Ссуда алдык. Акчаны кая куярга? Ул вакытта илдә үзгәртеп кору еллары, кибетләрдә шар тәгәрәтерлек, берни юк. Степан эшендә төсле телевизор откан. Товар булып торып торсын, бәлки сатарбыз, төзү материалларына алыштырырбыз дигән уй да бар. Тартмасыннан чыгарды, тоташтырды. Ул арада Алисабыз яслесендә торып баскан, авызыннан соскиен тартып алды да, телевизорга карап: "Матю-юй", - диде. Матурлыкны сабый да аңлый шул.

Тиздән безгә бер бүлмәле фатир бирделәр. 1994 елның декабрендә ләкләк гаиләбезгә икенче кызыбызны калдырып китте. Үсәбез. Хәзер аларның Кыш бабайны үз күзләре белән күрәсе килә, Яңа ел бәйрәмнәренә гади Кар бөртеге булып кына түгел, Принцесса, Тылсымчы, Фәрештә булып киенергә яраталар...

1998 елның беренче январе таңы. Ишегебезне кемдер дөбердәтә. Сәгатькә карыйм: иртәнге дүрт. Сеңлем машинасы белән һәлакәткә очрап, реанимациягә эләккән. Диагноз коточкыч: умыртка баганасы сынган, арка миенә зыян килгән, гомер буе урын өстендә хәрәкәтсез ятачак, диләр. Шул көннәрдә ике кызым да югары температура белән больницага эләкте. Степан энесенә Мәскәүдә операция ясатып йөри... Бәла-каза килгәндә, капкаңны каерып ач, диюләре хак. Тиз аңладым: "слезами горю не поможешь", җәлләп утырып кына берни дә үзгәрми, үзеңне аямыйча, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, соңгы сулышка кадәр көрәшергә кирәк. Башыңа төшсә, башмакчы буласың... Сфинкс кошы көлдән яңадан яралган кебек, тормышның төбеннән өр яңадан күтәрелдек. Аллага шөкер, Миләүшәбез таяк белән йөри, үз көнен үзе күрә. Мәлҗери башласак, безне дә рельска тиз бастыра. Авырлыкларга беркайчан, беркайчан да бирешмәскә, сынмаска, сыгылмаска, чыгу юлын тапканчы тырышырга кирәк. Кешеләр Җир йөзенә бәхет өчен, изге гамәлләр кылырга яратылган. Зарланганга зар ябыша, шөкер итеп яшәсәң, бәхет өстәп-өстәп килә. Явызлыкны яхшылык барыбер җиңә.

Өебезне дә салып бетердек без, 2004 елның иң салкын Раш-туа кичендә күченеп, беренче төнне кундык. Хыяллар да тормышка аша!

Һәммәбезгә хәерле, бә-рәкәтле гомерләр телим. Тормышны яңа ак биттән башларга беркайчан да соң түгел. Күңелләрдә дөньяны алгарышка илтүче хис-тойгылар - өмет, ышаныч, мәхәббәт беркайчан да сүнмәсен, Ходай ташламасын! Яңа ел белән!

А.СПИРИДОНОВА,

Мамадыш

Салкын кышның кайнар Яңа елы

1978 елны озату, 1979 елны каршылау төнен әле күпләр хәтерлидер. Ник дисәгез, кыш ул елны рекорд куйды, термометр баганасы 52 градус салкынны күрсәтте. Инде еракта калса да, күңелемә якын ул Яңа елны мин Апаста каршыладым.

Мине, 18 яшьлек кызны, Алабуга культура училищесын тәмамлагач, Апас районы культура бүлегенә "диплом отрабатывать итәргә" җибәрделәр. Ул заманда бер ел эшләп күрсәтмичә, диплом бирмиләр иде, заманы да, законы да шундый. Үзем кебек үк яшь специалистлар белән Апас районы культура йортында инструктор булып эшләп йөрим. Ду китереп Яңа елга әзерләнәбез. Апас яшьләре өчен бал-маскарад уздырырга кирәк. Рольләрне бүлештек, программаны төзедек. Музыка училищесын бетереп, минем кебек "отработкага" килгән Казан егете Фидаилне Кыш бабай иттек. Үзе чибәр, үзе җырлый, үзе гитарада уйный - яшьләр өчен менә дигән "современный" Кыш бабай! Буе гына тәбәнәгрәк. Шуңа күрә, халатын күтәртеп, билдән җыеп, билбау белән кат-кат урап куйдык.

Чыршы янында җырлы-биюле бәйрәм кызды. Кыш бабабыз шампанский шартлату белән, яшьләр, аны уратып алып, ура кычкырып, бенгаль утлары кабызып җибәрделәр. Шул утның бер очкыны бабабызның мамык сакалына төшмәсенме! Кыш бабайга гөлт итеп ут капты. Кар кызыбыз Резедә бабайның бүреге белән сакалын йолкып алырга өлгерсә дә, ут зур тизлек белән мамык "кар бөртекләре" белән бизәлгән халатка, мамык манжетлы җиңгә күчте. Кат-кат ураган билбавын чишеп алып, халатын салдырганчы, бабабызның бер кулы хәйран гына пешеп, алагаем зур куык килеп тә чыкты!..

Бәйрәм "трагически" тәмам-ланса да, "трагедияне" иске елда калдырып, яңасын "достойно" каршыларга кирәк! Фидаилнең пешкән кулын мазьлар сөртеп, бинтлап, мамык шәлгә урап, муенына асып куйдык та, җыелышып, Яңа ел каршыларга культура бүлеге кызларына тулай торак итеп бирелгән "финский" йортыбызга йөгердек.

Өелешеп кайтып керсәк, безне монда да Яңа ел сюрпризы көтә булып чыкты - җылыткыч торбаларда су каткан! Компаниябездәге егетләр арасыннан Алтын Харис исемлесе өеннән паяльный лампа алып килеп, егетләребез торбаларны "штурмлауга" күчтеләр. Харисны искә алгач, аның ни өчен "алтын" икәнен дә әйтеп китим инде. Шулай бервакыт урамнан барганда, ике метрлы Харисыбыз нәрсәгәдер абынып, атылып барып төшкән. Җан ачуы белән, тотып атасы булып, абынган әйберсен җирдән суырып алса... Килеп чыккан бер комган, эченнән коелган алтын тәңкәләр... Абынган әйбер комганның сабы булган икән.

Гадел Харис (ул вакытта без барыбыз да гадел комсомоллар идек), комганын күтәреп, шунда ук банкка кергән. Дәүләт Хариска тапкан табышының 25 процентын бүлеп биргән. Харис Апасның иң акыллы, иң бай "потенциаль кияү егете" иде...

Торбаларда су эрегәч, мичкә ягып җибәрдек. Ул яңа ел кичләрендә исполкомның безгә бүлеп биргән еллык утыныннан нәрсә генә калды икән, зәмһәрир суык, хайваннар кырылган, агачлар өшегән кыш булды ул...

Ә безгә нәрсә? Без - яшьләр... Безне салкын да, башкасы да куркытмый. Фидаил "инвалид" кулы белән төне буе гитарада уйнады, без җырладык...

Бик күп еллар узган, күп сулар аккан. Хәтеремнән байтак яңа елларны уздырдым, шушысыннан да матуры, истәлеклесе табылмады.

Фидаилне шул ук язда армиягә алдылар. Мин дә, "отработкамны" тутырып, китеп бардым. Шул елларны, шул дусларны бик сагынам. Кызларның хәбәрләрен ишетеп торсам да, үзләре белән бер дә күрешкәнем юк. Венера, Миләүшә, Мөслимә, Зәйнәпләрнең язмышлары ничек икән? Алтын Харис, Фидаил исән-саулар микән? Эх, бер кайтып киләсе...

Л.ИВАНОВА-БЕЛОУСОВА,

Яр Чаллы

Адашмыйча бураннарда...

2011 елны каршыларга без ике гаилә Теләче районы Шәдке авылында яшәүче группадашларыбыз - Наил белән Фәнияләргә барырга дип алдан ук сөйләшеп куйдык.

31 көнне буранлап торса да, юлга кузгалдык. Шәһәребез артта калган саен, буран да көчәя барды, безнең дә күңелләргә шом керә башлады. Белмәгән юл, барып җитә алырбызмы, адашып йөрмәбезме, юлларны кар басмаганмы... Трассадан авылга кадәр басу юлы белән шактый керәсе бар бит. Авыл юлына борылуга, алдыбыздан бер трактор үтеп киткәч, күңелләр бераз җылынды. Әмма буран көчәеп, трактор бик тиз күздән югалды. Менә бер заман бөтен дөнья тоташ карга әйләнде, юл белән басу бербөтен булды. Машинабыз да карга чумып туктап калды. Без өч пассажир, машинаны этеп чыгардык та, алга таба машина алдыннан юл күрсәтеп барырга булдык. Өчәү алдан юлны капшап барабыз, машинабыз арттан килә, шулай шактый юл үтелде. Без ике хатын-кыз хәлдән таеп, машинага кереп утырдык. Рифкать бирешми, һаман алдан баруын дәвам итә. Буран да көчәйгәннән-көчәя. Ерактан булса да, авыл утлары шәйләнә башлагач, барып җитә алуыбызга өмет уянды. Шулай азапланып авыл башына җиттек, ә дусларыбыз авылның икенче башында тора. Авыл эчендә дә йөрерлек түгел, юлларга кар салган. Алланың рәхмәте белән, безне каршы алырга авыл башына хуҗа үзе килеп җитте. Машинабызны берәүләрнең капка төбендә калдырып, хуҗа артыннан иярдек. Барыбызның да кулында төенчек-төенчек күчтәнәч, барасы юл шактый ерак, тыкрыклар аша булып, койма башына кадәр салган карны ерып барабыз. Бер-ике атлыйбыз да бот төбеннән карга чумабыз, җитмәсә, кунакка барабыз дип, Венера белән икебез дә капрон колготкилардан. Бата-чума бару барыбызны да шактый арытты. Шулай да барып җитү теләге көчле булганга, бу авырлыкны да җиңеп чыктык. Өйләрен кар күмеп киткән диярлек, тәрәзәләр яртылаш кар эчендә. Безне күргәч, хуҗабикәнең күзләре яшьләнде. Без бит сезнең килеп җитәсенә ышанып та бетмәдек, Наил мондыйда юлга чыкмасыннар, шалтырат ди, минем сезне күрәсем килә. Менә бит насыйп булгач күрештек, ди. Мул табын артында шау-гөр килеп утырып, тыштагы буранны да оныттык. Клубка бал-маскарадка барыйк дип чыксак, ишегалдын кар басып киткән, башта, җыйнаулашып, кар көрәдек, аннан клубка киттек. Авыл клубында бал-маскарад та матур гына узды, буран булуга карамастан, Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җиткән иде.

Хуҗабикәбез Яңа ел бәлешен башка урамдагы дустының миченә тыккан булган, клубтан кайтуга, бәлеш пешкәндер, дип, тиз генә җыенып чыгып китте. Сәгать телләре әкренләп унике ягына авышты, бәлеш алырга киткән хуҗабикә генә күренмәде.

Кызлары Динә әнисенең озак кайтмый торуына, эче пошып, борчуга калды. Бергәләп уйлашканнан соң, әтисе белән таз алып, бәлеш артыннан китеп, болар да югалды. Менә утырабыз дүрт шәһәр кунагы бәлеш белән хуҗалар кайтканны көтеп. Сәгать тә туктап тормый, уникегә таба үрмәли. Инде кайтмадылар, үзебез генә Яңа ел каршылыйбыз дип торганда, бер кочак суык алып, хуҗалар кайтып керде. Хуҗабикәбез тыкрыкта батып калган булган, аны бәлеше белән тазга салып, ире белән кызы тартып кайткан. Шулай итеп, тиз генә бәлешне ачып, бокалларга шампан шәрабе салырга гына өлгердек, унике тулганны белдереп курантлар сукты.

Икенче көнне көн дә ачылган, буран да басылган иде. Без дә, яңадан бураннар кузгалганчы дип, төштән соң Фәниябез биргән күчтәнәч-казларны төяп, юлга кузгалдык. Ә күңелдәге рәхәтлек әле дә саклана.

Ф. СОЛТАНОВА,

Зәй

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: