Туганайлар

Курыкканга – куш күренә

Үткән гомердә Нардуган чапкан чорларны искә төшергәндә, йөрәкләр әле дә җилкенеп куя. Бу бәйрәм элек гадәти йола кебек кенә үткәрелсә дә, гомер-гомергә керәшеннәр тормышына зур йогынты ясаган. Төрле җирләргә таралып яшәгән керәшеннәр карендәшләрен, туганнарын Нардуганга чакырып күрешкәннәр, кунак итешкәннәр. Иртүк олысы-кечесе өйдән-өйгә йөреп, салават әйтә. Кичен яшьләр, бала-чага Нардуган башланасын...

Өстәл тирәсе кызып җиткән мәлдә, ишек ачылып, өйгә бер төркем кеше килеп керә. Берсен дә танырлык, белерлек түгел. Үзләрен танытмас өчен ниләр генә кыланмый иделәр нардуганчылар:киемнәренең кире ягын әйләндереп киюме, хайван образларына керү, дисеңме, кызык ясар өчен барын да эшли иделәр.

Безнең авылда Мөти Иваны дигән кеше бар иде. Ул һәр елны яңа мәзәк уйлап таба торган иде. Бер елны анадан тума килеш бар җирен корым белән буяп, авызына тешләр ясалган бәрәңге капкан. Безнең күршедә генә кызлар кич утыра иде, шул өйнең бусагасы янында өстендәге тунын, киез итекләрен салып калдырып, кызлар тезелешеп утырган өстәл өстенә сикереп менеп бии башлый бу. Кызлар куркудан чырыйлап кычкырып, кайсы сәке астына, кайсы мич арасына качып бетте. Кызыкның шундыйлары да булгалый иде шул. Бер елны үзем белән дә бер кызык хәл булды. Әле кечкенә малай чак. Нардуган көнне Көҗмәннәргә кунакка бардым. Менә бала-чага аю керәсен хәбәр итте. Мин тышкы ишек кырыенда басып торам. Әле рәсемнәрдә генә күргән аюның чынын күрәсем килә бит. Менә ишек ачылып китте дә аннан чылбыр белән бәйләнгән һәм аны кешеләр тоткан аю килеп керде. Әллә мине аңа таба, әллә аюны миңа таба кыстылар, аю миңа бәрелде. Мин җан ачысы белән кычкырып, гүрмәчкә йөгереп кереп, сәке астына качтым. Хәзер инде мине көйлиләр, чын аю түгел, кеше ул, дип тә әйтеп карыйлар. Әмма кеше йонлы булмый бит дим. Аюның чыгып киткәнен әйткәч кенә, сәке астыннан чыктым да, ишек алдындагы аюны күрәсем килеп, өйалдының ачык калган ишегеннән куркып кына тышка карадым. Аюны баганага чылбыр белән бәйләп куйганнар, үзләре тәмәке көйрәтә. Ни күрим: аю да тәмәке тарта. Аю, дигәннәре тунын әйләндереп кигән Сатучы Иваны булып чыкты. Менә шундый кызык, мәзәк кешеләр күп иде элек авылларда. Хәер, авыллар да зур иде шул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим