Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Зулейха открывает глаза” фильмында катнашкан Николай: “Кыяфәткә карап алдылыр”

“Зөләйха күзләрен ача” сериалының икенче сериясен бүген Россия 1 каналында 21.00 сәгатьтә карый аласыз

Гүзәл Яхина романы буенча  “Россия 1” телеканалы төшергән фильмда керәшен карендәшләребез дә катнашты. Казан шәһәрендә узган съёмкаларның массовкасында Иван Пугачев һәм аның әнисе Алена Пугачева, Лидия Трофимова, Сергей һәм Николай Трофимовлар, Владислав Касьянов, Алексей Дмитриев та төште.

- Сериалга игълан буенча эләктем. Кыяфәтемне күрү өчен, фотомны сорадылар. Соңыннан съемкага чакырдылар. Электән үк кинематография белән кызыксынам. Бу тәжрибәм аша киноның ничек төшерелүен, эчен күрдем. Бик җайлы моментка эләктем – фильм да бик масштаблы, кайдадыр ерак барып та йөрисе булмады, - дип сөйләде Николай Трофимов.

“Зулейха открывает глаза” фильмының беренче сериясендә Настасьяга (Юлия Персильд башкаруындагы роль)  НКВД кешесе Евгений Антропов бүләккә тун вәгъдә итә. Сериал азагында әлеге тунны таба алмавы өчен гафу үтенәчәк. Карендәшебез Николай Торфимовны әлеге допрос алу эпизондында төшкән.

 “Монтаж вакытында эпизодлар югалырга да мөмкин. Мин үземнең тулы фильмга, кадрга керү-кермәвемне дә әлегә белмим. Әлеге эпизод җәй көнендә төшерелде. Фильмдагы сөргенгә баручылар Казанны үткәч, Лаеш районнарында төшерелгән серияләрдә бәлки мин дә күренеп китәрмен”, - диде Николай.

Әлеге эпизодта ул кыйналган, каналган йөз белән уйный. Профессиональ гримм шулкадәр чын кебек, кан гел агып торсын өчен дә махсус нәрсәләр сиптерделәр. Борынны хаман юешләтеп торса да, авыр булмады, диде Николай. Бары тик салкын көнне һава торышына туры килмәгән декорация киемнәрендә көне буе йөрү генә уңайсызлык тудырган.

Карендәшебез шулай ук тагын бер эпизод – базар җимерү эпизондында да катнаша. Бу ике бик кыска вакытлы картинада төшү өчен, Николай Трофимов ике көн дәвамында съемкаларга йөргән.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

 

 

Әлеге темага:

"Зөләйха күзләрен ача" фильмында керәшен егетләре катнаша

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев