Туганайлар

"Зөләйха күзләрен ача" фильмында керәшен егетләре катнаша

Узган елның август аенда "Россия 1" телеканалы Татарстанда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романына нигезләнгән сериал төшерә башлады

Романда вакыйгалар "Юлбаш" белән "Семрук" авылларында гына барса да, фильм Россиянең төрле төбәкләрендә төшерелә. Шулай итеп фильмны инде Казан шәһәрендә, Кукмара, Лаеш районнарында, Мәскәү янында урнашкан Щербинкада, Пермь өлкәсендә төшерергә өлгергәннәр. Бу көннәрдә "Зөләйха командасы" кабат Казан шәһәренә кайткан. Моның турында без бүген керәшен яшьләре активисты Николай Трофимов аша белдек.
Ул бүген "ВКонтакте" социаль челтәрендә танылган Россия актрисасы Юлия Пересильд белән төшкән фото урнаштырды. Николай бу фильмның массовкасында катнашкан икән. "Мин үзем генә түгел Бүгенге съёмкаларда тагын ике керәшен кешесе булды. Болар туганнарым - Сергей Трофимов һәм Владислав Касьянов", - диде ул.


 

Кама ярында Сәмруг авылы

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/madaniyat/z-l-ykha-k-zl-ren-acha-tatar-khatynyny-pistoletly-duraktan-keshe-yasavy-turynda-film/

Кама ярында Сәмруг авылы

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/madaniyat/z-l-ykha-k-zl-ren-acha-tatar-khatynyny-pistoletly-duraktan-keshe-yasavy-turynda-film/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: