Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында Әлмәт районы керәшеннәре айлыгы башланды

Бу як керәшеннәре турында беренче мәгълүматлар 1676 елга барып тоташа

Октябрь ае Җырчы Җәкәү җортында Әлмәт районы керәшеннәренә багышлана.

Әлмәт һәм Әлмәт районы – Республикабызның күпмилләтле төбәкләренең берсе. Әлмәт районында төпләнеп яшәүче карендәшләребез көнчыгыш Кама аръягы керәшеннәре этнографик төркеменә карый.

Архив мәгълүматлары буенча, бу як керәшеннәре турында беренче мәгълүматлар 1676 елга барып тоташа. Элек –электән керәшеннәр Кәләй, Илтән –Бута, Кәҗәбаш авылларында төпләнеп яшәгәннәр.

Бүгенге көндә Әлмәт районында керәшеннәр төпләнеп яши торган 5 авыл бар: Кәләй, Илтән - Бута, Васильевка ( Кәҗәбаш), Бута урманчылыгы, Улаклы чишмә. Кызганычка каршы бүгенге көндә Кублицкая, Яңа Илтән, Южный юкка чыккан авыллар исемлегендә. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча шәһәрдә һәм районда 1600 дән артык керәшен бар дип исәпләнә.

Әлмәт районында 4 керәшен фольклор ансамбле уңышлы эшли:
“Кәләем”халык керәшен фольклор ансамбле (Кәләй авылы)
“Туганайлар” вокаль ансамбле (Кәләй авылы)
“Асыл бизәк” фольклор ансамбле (Кәләй авылы)
“Илтәнем” халык фольклор ансамбле( Илтән-Бута авылы)

Әлмәт төбәге илебезгә күп кенә билгеле шәхесләр биргән төбәк. Алар арасында :
Токарликов Никита Евдокимович – Советлар Союзы герое
Захарова Зинаида Кирилловна – язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы;
Исламова (Брагина) Валентина Георгиевна - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
Макаров Геннадий Михайлович – борынгы музыка кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (2005),Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016), Россия композиторлар берлеге әгъзасе.
Андреев Роберт Егорович – композитор, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Янеева (Аланлы) Людмила Николаевна – шагыйрә, композитор, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы;
Сабаев Марс Якимович – табиб-травматолог, Россия Федерациясенең атказанган артисты;
Гудакова Татьяна Викторовна – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы;
Егоров Петр Иванович – техник фәннәр кандидаты, "Сургутнефтегаз" ААҖнең җитештерү бүлеге җитәкчесе, Мактаулы нефтьче;
Кузнецов Владимир Ильич – Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе;
Булатова Клара Гарифовна – шагыйрә, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Әлмәт районында Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге дә уңышлы эшләп килә.

Октябрь буена, Җырчы Җәкәү йорты белән берлектә, Әлмәтнең танылган шәхесләре, фольклор коллективлары белән аерым-аерым таныштырып барачакбыз.

Язма Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән берлектә әзерләнде

Фото: "Илтәнем" ансамбле
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев