Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” белән керәшен биюен өйрәндек

20 сентябрьдә “Татмедиа” бинасы янындагы скверда керәшен биюе буенча мастер-класс узды. Бу “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы иде.

Мастер-классны Казан Мэриясе “Туганайлар” керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә үткәрде.

Мастер-классны керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барды. Чара барышында артистлар перформанс оештырды, Питрәч районы керәшеннәре биюенең төп хәрәкәтләре өйрәтелде. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп элементларын өйрәнә алды. Кунаклар үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашты.

Гөлназ ГЫЙМАДИЕВА:

– Әлеге проектның төрле мастер-классларында булдым. Бүгенге чарадан да бары тик рәхәт хис-кичерешләр алдым. Эштән соң арыла, ә монда ял итеп кайтам. Шул ук вакытта керәшен мәдәнияте белән дә танышу булды.

Алсу МАНСУРОВА:

– Бу чарадан читтә кала алмадым. Хисләрем ташый, әйтеп бетергесез. Бик ошады. Салкын булса да,  рәхәтләнеп керәшен биюенең хәрәкәтләрен өйрәндем. Мондый чараларга йөрергә кирәк.

Мастер-класста озак еллар дәвамында “Туганайлар” газетасын алып барган Зинаида ДАНИЛОВА да булды.

– Мондый мастер-классларга йөрергә тырышам. “Туганайлар” катнашкан чараларга гел яратып киләм. Быел җәйге бәйрәмнәр “Медиа-Питрау”дан башланып китте. Керәшен биюе буенча мастер-класс үткәрүләрен белгәч, бик теләп килергә булдым. “Туганайлар”га 20 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк бәйрәм кичәсенә дә киләчәкмен.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган елда барлыгы 14 мастер-класс күрсәтелде. Быел проект дәвамында әлегә “Ярмәк вагы” татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, “Зәлидә” җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, “Чабата” биюе – барлыгы 10 мастер-класс үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев