ТНВ каналының тракторчы блогер Василий турында сюжеты чыкты
ТНВ каналының “Адымнар” тапшыруы Кукмара районы блогерлары белән таныштыра. Алар арасында карендәшебез, тракторчы – профи Василий Иванов та бар. 42 мең язылучысы булган блогерны авыл тормышын күрсәтүе өчен яраталар.
Кукмаралылар “Блогер кайда яши ул?”дигән сорауга “Аны бөтен дөнья белә инде”,- дип җавап бирәләр.
Василий Иванов блогер булуның уңай якларын искәртә. Бу танылу белән беррәттән, яхшы акча эшләү ысулы да. Сторисларда реклама урнаштыру 1000 сум булса, постлар 10 – 20 мең дә булырга мөмкин.
Язылучыларың һәрчак артып торсын, Василий!
Нет комментариев