Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»ның бәйрәме узды

24 октябрьдә Җырчы Җәкәү йорты залында керәшен газетасын укучы, яратучы асыл затларыбыз җыелды.

Җырчы Җәкәү йорты залында 50дән артык карендәшебез бар иде. 

Кичә йөзьеллык тарихы булган керәшен матбугаты һәм, шул рәвешле, “Туганайлар”га нигез салуга кагылышлы видеоязма белән башланып китте. Шуңа яшь җырчы Татьяна Ефремова башкаруындагы “Безнең ил” җыры ялганып, тарихи прологны тагын да эчтәлеклерәк итте.

– “Туганайлар” – “ТАТМЕДИА” системасындагы иң актив редакцияләрнең берсе. Социаль челтәрләрдә дә алар төшергән видеолар миллионлаган караулар җыя, ә “Медиа-Питрау” аерым игътибарга лаек. Аларның безнең белән булуы – зур сөенеч. Алга таба да бердәм, дус һәм тату булыйк, – дип “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков котлады.

Шамил Мөхәммәтович, яшь буын керәшеннәргә матур йола-гадәтләрне тапшыру форматлары тагын да артсын дигән теләкләр белән, “Туганайлар” редакциясенә акционерлык җәмгыяте исеменнән затлы телефон бүләк итте.

Ихлас теләкләрдән дә тәмлерәк – куйган хезмәтеңә югары бәя алу һәм рәхмәт сүзләре ишетү. Татарстан массакүләм матбугат чаралар тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина, дизайнер-верстальщик Фирдания Сабирова – “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы, ә редактор Фирая Моратова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Газетаның SMM белгече Олеся Дмитриевага исә “намуслы хезмәте өчен” “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте грамотасы бирелде.

10 ел буена "Туганайлар"ның редакторы булган, хәзер Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова үзенең истәлекләре белән бүлеште. Шулай ук, ул “Этножурналистиканы үстерүгә керткән өлеше” өчен “Туганайлар” корреспондентлары Фрида Вәлитова, Ландыш Гобәйдуллина, сайт редакторы Алсу Мансурова һәм редакциянең “учагына утын өстәп торучы” офис-менеджер Эльмира Шәйхеевага республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты тапшырды.

Сәхнәдә бер-бер артлы матур чыгышлар барды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев “Идел бит ул, тирән бит ул” җырын башкарды. Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов “Киңәш” газетасында басылып чыккан өзекләрне укыды. Яшь талантлы җырчыларыбыз Эдуард Данилов һәм Регина Павлова, шулай ук, моңлы тавышлары белән тамашачыларның күңелен яулады. Тантаналы кичтә аерым бер урынны фольклор да алып торды. “Тумар” вокаль ансамбле чыгышы һәм “Бәрмәнчек”нең җыр-биюләре атмосфераны тагын да бизәп җибәрде.

Бәйрәмдә олы кунаклар шактый иде.

–  Менә куанып карап торам: редакция дә, газета да яшь һәм матур. Сез республикадагы барлык керәшеннәр өчен зур һәм кирәкле эш башкарасыз. Керәшен тарихын, культурасын, саф чиста туган телне саклыйсыз. Алга таба да сезгә бары тик уңышлар телим, – дип котлады оешма исеменнән “Ак Барс Холдинг” генераль директоры урынбасары  Елена Алешина.

Ул, шулай ук, республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның да теләкләрен җиткерде һәм редакциягә бүләк итеп, газета чыгаруда бик кирәкле А3 форматындагы принтерга сертификат тапшырды.

Мамадышлы карендәшләребез Җәкәү йортына зур делегация белән килеп җитте. Район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов үзенең чыгышында Мамадыш районы халкы “Туганайлар” газетасын иң күп алучы һәм яратып укучы икәнен әйтте. Моны исбатлап, үз чиратыбызда, газета оешканнан бирле бер санын да калдырмыйча укып баручы, өстәвенә, үз язмаларын да юллаучы Лидия Пасыевага махсус бүләк тапшырдык.

Мамадышлардан бүләк булып "Урагай" фольклор ансамбленең чыгышы да бәйрәм сәхнәсен бизәде.

Соңыннан, бәйрәм микрофоны “Туганайлар” газетасы редакторы Юлия Губинага күчте. Аның белән бергә без дә, редакциянең бүгенге коллективы, сәхнә түренә чыгып бастык. Юлия Юрьевна, иң элек, килгән кунакларга, оештыруда зур өлеш керткән Җәкәү йорты хезмәткәрләренә, республика керәшен оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук, газетаның Чаллыда чыккан вакытта һәм аннан соң да редакциядә эшләп киткән журналистларын телгә алып, матур сүзләрен юллады. Ә инде десерт итеп, тәмләп, “Туганайлар”ның бүгенге “йөз”ләре белән таныштырып, газетаны чыгару өстендә эшләүче командасы турында сөйләде. Бу, мөгаен, кичәнең иң самими өлеше булгандыр.

Кичә тәмамлангач та әле бер-берсен сагынышкан карендәшләребез, таралмыйча, озак сөйләшеп торды, фотога төште. Кыскасы, бу күптән көтелгән кичә бер сулышта, җанлы һәм, якын туганнар җыелышкандай, рәхәт узып китте.

Кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичәдән тулы язманы "Туганайлар"ның киләсе санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев