Хәбәрләр

Субаш авылы егете Олы ураза көннәрендә изге эш башкара

Күпләргә таныш карендәшебез, Теләче районындагы Свято-Троицкий чиркәвен төзү эшләрен оештыручы Николай Трофимов Евангелие өләшә.

Олы ураза көннәрендә Теләче районының Субаш авылы егете Николай Трофимов изге эш эшли. 

– Кулларымда өр-яңа Евангелие кенәгәсе. Шушы көннәрдә аны бушлай карендәшләребезгә тапшырырга җыенабыз. 12 экземплярны туган авылыма кайтарып, теләгән кеше аннан ала алачак, ә калган 12сен Казанга алып барам һәм чыгышлары белән шулай ук Субаштан булганнарга шәхсән үзем бирәм. Тик бер генә шарт: шушы изге кенәгәне кулыгызга тотып, авылдагы Свято-Троицкий чиркәү янында фотога төшәсе, – дип белгертте ул Субаш авылы рәсми төркемендә.

Евангелие кенәгәсен алырга теләүчеләргә Николайның үзе белән элемтәгә чыгарга кирәк. 


Нет комментариев