Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика керәшен оешмасы яңа җитәкче сайлады

Делегатлар конференцияне ZOOM платформасы аша, онлайн да карадылар

24 декабрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының V отчёт-сайлау конференциясе булды. Чарада Республиканың төрле районнарыннан 155 делегат катнашты. Аларның 45е чарага килгән булса, калганнары конференцияне ZOOM платформасы аша онлайн карады.

Конференциянең президиум составына Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры, оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Яр Чаллы керәшен оешмасының җитәкчесе Виталий Агапов, Мамадыш һәм Кукмара муниципаль районнары башлыклары Анатолий Иванов һәм Сергей Димитриев керде. Президиумның башында Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров булды.

Конференциядә соңгы өч елда башкарылган эшләр буенча отчёт тотылды. Фәнни-практик конференцияләр, республика күләмендә үткәрелгән фестиваль-конкурслар, форумнар һәм башкалар искә алынды. Отчётлар белән оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Түбән Кама шәһәреннән Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Түбән Кама районы бүлеге җитәкчесенең урынбасары Эльмира Ситдикова, Яр Чаллы керәшен иҗтимагый оешмасының җиткәчесе Виталий Агапов, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Ирина Муллина, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев чыгыш ясады.

Конференциянең ахырында оешманың яңа идарә составы һәм җитәкчесе сайланды. Яңа идарә составына төрле районнардан 45 кеше керде. Оешманың яңа җитәкчесе итеп кабат Иван Егоров сайланды.

Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыров, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков һәм башкалар катнашты. Константин Яковлев керәшен оешмасының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул "Бәрәкәт" җитәкчесе Алексей Дмитриевка һәм "Бәрәкәт" хәрәкәте активисты Аида Сахаровага Халыклар Дуслыгы йортыннан Рәхмәт хаты, Эльмира Ситдиковага һәм "Сәяр" халык ансамбле җитәкчесе Айдар Маннаповка мактау грамоталары тапшырды.

Избран новый состав правления Общественной организации кряшен Республики Татарстан

Людмила Белоусова: "Последние три года общество кряшен находилось в центре событий этнокультурной жизни Республики"

оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/respublika-kershen-oeshmasy-yaa-itkche-m-idar-sostavy-saylayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев