Хәбәрләр

Питрауга танылган җырчының килүе көтелә

15 июльдә республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестиваленең 25 еллык юбилеенда бик күп җырчылар, фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

Җөри авылының «Тырлау» аланы ел саен күп кунаклар җыя. Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар, җырчылар да катнаша. 

Быел «Питрау» фестиваленең төп сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та җырлаячак.


Нет комментариев