Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Нур" ансамбле "Кәләшнең соңгы киче" йоласын күрсәтте

Балык Бистәсе районы айлыгы барышында Казаклар Чаллысы авылының "Нур" халык ансамбле “Кәләшнең соңгы киче”н күрсәтте

Һәр халык үз җирлегендә барлыкка килеп, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үз эченә алган һәм буыннан-буынга күчә торган йолаларын сакларга омтыла.

Кич белән кызлар җыелышп кич утыра. Алар анда чигү чигәләр, җырулар сузалар. Җыруны кияүгә китүче кыз башлап җибәрә. Керәшен халкына гына хас булганча, алар җыру аша бер-берсенә теләкләрен, уй-кичерешләрен җиткерәләр. Булачак кәләшнең “китәсе лә килми туган җиремнән” дип җырлаулары йөрәкләрне өзеп ала. Шул ук вакытта олырак түтиләрнең, аңа “юкка гына моңаясың, олы юлга аяк басасың бит,” дип юатулы сүзләре күңелне тынычландыра. Кызны киендерү йоласы да күрсәтелә. Һәр киемне кигән саен, түтиләр үзләренең киңәшләрен җырлап әйтәләр. Соңыннан, кызның матурлыгына сокланып, такмак әйтә-әйтә биеп тә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев