Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Микулай» керәшеннәрне үзенә җыйды

Спектакльнең Казан гастрольләре Әлмәт районы керәшеннәренең «Җакын дуслар җыелышкач» мәдәни айлыгы кысаларында оештырылды.

Әлмәт театры Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге инициативасы белән Казанда Мансур Гыйләҗевның "Микулай" спектаклен күрсәтте.

"Бу проектны уйлап тапкан һәм Әлмәт керәшеннәрен Казанга чакыручыларга рәхмәт. Мин иң беренче Әлмәт районының Илтән-Бута авыл советы рәисе Валентина Горбунова шалтыратып чакырды. Мин бик сөенеп чакыруны кабул иттем", – диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр директоры спектакльнең интернациональ булуын ассызыклады. "Ул керәшен дөньясын ача, драматургы Мансур Гыйләҗев татар, режиссер – хакас егете Марас Чембур, декорациясен алтайлы Алан Саймин ясады".

Спектакльдә төп рольдә – Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров.

Театр белән бергә Казанга Илтән-Бута авылының "Илтәнем" фольклор ансамбле дә килгән. Алар спектакльнең бер өлеше буларак антракт вакытында чыгыш ясады.

Спектакльне аның авторы Мансур Гыйләҗев, тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев, бертуган Гыйләҗевларның әнисе Нәкыя Гыйләҗева, фольклорчы галим Геннадий Макаров, халык язучысы Ркаил Зәйдулла, Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов һәм зал тутырып утырган керәшеннәр карады.

Спектакльдә бер ялгызы бер авылда яшәп калган керәшен агаеның бер көне сурәтләнә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев