Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта “Җиңгәчәйләр”нең отчет концерты узды

Дүсмәт авылында иҗат итүче “Җиңгәчәйләр” ансамбле 5 ел элек халык исемен алды.

1 декабрьдә Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында “Җиңгәчәйләр” халык фолькор ансамбленең отчет концерты үткәрелде. Ике сәгатьтән артык концерт куелды.

– Концерт буе чыгышларына кызыгып карап утырдым. Җырладылар да, биеделәр дә, скетчлар белән эчләрне катырганчы көлдерделәр дә. – ди Виктор Спиридоновның килене Алсу Спиридонова (энесенең хатыны). – Безнең дәдәйнең “йолдыз сәгате”, “дан минуты” булды. Гармунын аса да, коллективтагы дистәдән артык ханымнарны, тагын мәктәп балаларыннан җыелган “Тәңкәләр” фольклор ансамблен җырлатып тик йөри (көлә – ред.). Бармаган җирләре, яуламаган җиңүләре калмады. Кайчандыр мәдәният йортындагы менә дигән эшен, ындыр артындагы бер дигән өен калдырып, туган авылын ташлап, озын берлек артыннан Себергә чыгып китте бит... Кайтты кире! Дүсмәт турында үзе җыр да язган, сүзе дә, көе дә – үзенеке. Халык гөрләтеп кул чапты һәр чыгышларына. Бик шәп булды концерт!

2015 елда Виктор Спиридонов Дүсмәт авылының җыр-моңга битараф булмаган хатын-кызларын, егетләрен җыеп, яңа “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамблен ачып җибәрә. Ансамбльга 44 яшьтән 65 яшькәчә 11 кеше йөри: Виктор Спиридонов, Мария Петрова, Рима Губина, Елизавета Исакова, Елизавета Федорова, Зоя Новикова, Анфиса Степанова, Зоя Әхмәдиева, Александра Васильева, Светлана Иванова, Анастасия Гурьянова.

2017 елда коллективка “Халык ансамбле” исеме бирелә. Ансамбльнең максаты булып, борыңгы халык җырларын һәм йола-гадәтләрне саклап, киләсе буынга җиткерү тора. Дүсмәт мәдәният йортында үткәрелгән бер генә концерт та “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле катнашыннан башка үтми. “Җиңгәчәйләр”нең барлык район һәм республика, төбәк фестивальләрендә көтеп алынган иҗат коллективы булуы билгеле. Шулай ук, авылда “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле дә бар. Ул да күп кенә республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган үрнәк коллектив. Ансамбль җитәкчесе Зоя Әхмәдиева, аккомпаниатор – Виктор Спиридонов. Бу ике коллективның төп максаты – Мамадыш районының һәм туган авылларының йола-гадәтләрен саклау.

Фото: Алиса Аглеева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев