Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Белоусова Президент оештырган утырышта катнашты

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының утырышы Кремльдә узды.

20 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. 

Анда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова да әлеге зур чарада катнашты.

«Россия - полиэтник дәүләт. Монда бик күп халыклар яши, алар телләре, мәдәнияте, милли гореф-гадәтләре буенча аерылып торалар. Йөзләгән еллар дәвамында аларның үзара хезмәттәшлеге күршелек традицияләрен һәм уртак Россия мәдәниятен үстерде. Шул ук вакытта һәр халык үзенчәлеген саклый», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

Республикада Россия халыкларының Мәдәни мирасы елын уздыру нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Россия халыкларының мәдәни мирасы елының төп бурычлары - халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, этномәдәни күп төрлелекне, барлык халыкларның һәм этник җәмгыятьләрнең мәдәни үзенчәлеген саклау. Татарстанда 188 млн сумга 60тан артык зур чара үткәрелгән.

Гадәттәгечә, республикада яшәүче халыкларның бәйрәмнәре югары дәрәҗәдә узды. Алар арасында Сабантуй, Питрау, Каравон, Уяв, Семык, Гырон Быдтон һәм башкалар бар. Зур фестивальләр һәм концертлар, тематик конкурслар узды. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында телләргә, халык иҗатына, халык сәнгать кәсепләренә, гореф-гадәтләргә аерым игътибар бирергә кирәк.

Фото: Людмила Белоусова шәхси битеннән,
Православие в Татарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев