Кич утырганда борынгы җыруларыбызны да искә алганнар.
Элгәре кич утырулар, аулак өйләр еш булган. Анда халык буш йөрмәгән, кул эшләре белән шөгыльләнгән, салкыннар башланып, маллар суелганнан соң, бергә җыелып аш-су да әзерләгәннәр.
Шуларны искә алып, Мамадыш районының Колышчы авылында “Покрау” ансамбле кызлары-егетләре жыелышып кич утырганнар. Файдалы эш – пилмән дә ясаганнар.

“Виталий Трушовлар йортына җыелыштык. Авыл көйләрен, җыруларыбызны да барладык. Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да пилмән ясады. Күңелле булды. Кызганыч, хәзер мондый жыелулар азаеп бара, халык күбесенчә капкаларын бикләп өйдә утыра”, – дип хәбәр итте авылдашлары Ирина Партушева.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев