Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре җыелган җирдә

Беренче курс студентларына уен форматында керәшен яшьләре хәрәкәте турында сөйләделәр.

19 октябрь Җырчы Җәкәү йортында “Керәшен беренче курс студенты” көне узды. Аны “Бәрәкәт” керәшен яшьләр бүлеге оештырды.

Очрашуга тәүге тапкыр Казанга укырга кергән студентлар һәм, шулай ук, “Бәрәкәт” хәрәкәтенең активистлары килде. Мәдәни үзәк залында барлыгы 40тан артык кеше җыелган иде.

Иң элек, яшьләрне “Бәрәкәт”нең җитәкчесе – Алексей Дмитриев сәламләде. Аннан, ул сүзне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусовага тапшырды. Ул килүчеләргә керәшен яшьләре хәрәкәтенең башлангычында торган кешеләре, гомумән, тарихы турында сөйләде.

Алексей Дмитриев, шулай ук, презентация форматында “Бәрәкәт” эшчәнлегенең төп юнәлешләре, чаралары, командасы белән таныштырды. Шуның белән очрашуның рәсми өлеше тәмамланды.

Кичәнең калган өлешендә яшьләргә берничә турлы уен тәкъдим ителде.

Оештыручылар залдагыларны өч командага бүлделәр. Һәрбер команда үзенә исем, девиз сайлады, аннан аны әйтеп күрсәтте. Командалар арасында – “Җапраклар”, “Матуркалар” һәм “Пирмәнкә” иде.

Уен башланып китте. Һәр тур – “Бәрәкәт”нең берәр чарасына багышланган. Алар: “Покрау чыңы”, “Туым җондызы”, “Керәшен чибәре” һәм “Питрау”, “Айбагыр”, “Керәшен яшьләре форумы”. Чараларның тематикасына бәйле рәвештә командаларга төрле биремнәр бирелде. Һәр дөрес җавап өчен команданың копилкасына баллар өстәлеп барды.

Биремнәр дә төрле иде. Катнашучыларны интеллектуаль яктан да, хореография, җыр сәнгате осталыгыннан да, керәшен культурасын һәм тарихын, “Бәрәкәт” бүлеге эшчәнлеген белүләре буенча да сынадылар.

Гомумән, уен кызыклы һәм кызык узды. Һәркем үзенә яңа файдалы мәгълүмат ала алды.

Азактан катнашучыларга бүләкләр таратылды, күмәк фото ясалды. Шулай ук, очрашуның иң көтелгән өлеше – лотерея уйнату. Өч кешегә махсус бүләкләр алу бәхете елмайды.

Фото: "Бәрәкәт"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев