Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: «Һәрбер керәшен мәдәни мирасыбызны саклау эшенә үз өлешен кертергә тырышты»

Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Яңа ел бәйрәме белән котлый.

Кадерле карендәшләр, газета укучылар!

Бу үтеп бара торган елыбыз барыбыз өчен дә – Ватанга тугрылык; илебезнең үсеш юлында очраган проблемаларны хәл итеп, икътисадын ныгыту буенча олы сынау елы булды.

Юлыбызда очраган авырлыкларга бирешмичә, уртак Ватаныбыз булган Россиянең якты киләчәге өчен, һәркайсыбыз үзенең хезмәт урынында тырышып эшләде.

Патриотлык, туган илне, туган җирне һәм халкыңны ярату – бүгенге көндә иң зур әһәмияткә ия. Ә аның өчен халкыңның үткән бай тарихын белеп, борынгыдан сакланган йолаларны, әби-бабайлар тәртибен һәм гадәтләрен үзеңнең балаларыңа, оныкларыңа да тапшыру мөһим. Бу уңайдан, Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы булган 2022 елда безнең республика керәшен иҗтимагый оешмасы, һәрбер керәшен бу кирәкле эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Республика белән беррәттән, илебез төбәкләрендәге керәшеннәрне, безнең бай культурабызны яратучы башка халыкларны үзенә җыйган “Туым Җондозы”, “Питрау” фестивальләрен, төрле конкурсларны, җыеннарны киң күңел белән уздырдык.

Яңа 2023 елда да бу эшләрнең барысын да дәвам итәрбез дип ышанам.

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре уңаеннан барыгызны да чын күңелдән котлыйм. Яңа ел ил-көннәргә иминлек, җиребезгә тынычлык, һәркемгә сәламәтлек алып килсен. Үзебезгә дә, якыннарыбызга да саулык телим. Һәрвакыт бергә булыйк.

Иван ЕГОРОВ, Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев