Хәбәрләр

Югары Мәлем балалары әкиятне сәхнәләштерделәр

Зәй районының Югары Мәлем мәдәният йортында «Кәҗә-Мәкәрҗә маҗаралары, яки коррупция турында әкият» дип исемләнгән чара узды.

Әкиятне «Шомбай» театрына йөрүче балалар сәхнәләштерде, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».

Сценарий авторы һәм режиссер — Миләүшә Хәйруллина, актерлык осталыгына балаларны Фикрәт Сибгатуллин өйрәтте.

«Инсценировканың эчтәлеге дә әкиятләрне бераз үзгәртеп, хәзерге заманга яраклаштырып, коррупция темасына нигезләнеп язылган иде. Инсценировкадан соң фикер алышу үткәрелде. Әлеге чараның максаты — укучыларда ришвәтчелеккә каршы көрәш турында күзаллауны формалаштыру, тәртиплелек, әдәплелек, намуслылык, гаделлек сыйфатлары тәрбияләү», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина.

Рольләрне Зарина Баранова (Әкиятче), Эльза Әхмәтбаева (Аю), Ралина Зарипова (Төлке), Алинә Талипова (Тычкан), Данис Талипов (Куян) башкарды.


Нет комментариев