Туганайлар

Бәхетлелек хисен тою – ул талант

Хатын-кызның бәхете нәрсәдә? Биек түрә утыргычындамы, әллә, өй тутырып уйнап йөргән балалар анасы булудамы? Бу турыда бик күп фикерләр яңгыраган, бәхәсләр куерган, нәтиҗәләр ясалган. Шунысы бәхәссез: хатын-кызның күңелендә эчке канәгатьлек, рәхәтлек бар икән - ул бәхетле. Бәхетлелек хисен тою - ул зур талант, ул хисне тоярга сәләтле булмасаң, бөтен нәрсәгә...

Хатын-кызның бәхете нәрсәдә? Биек түрә утыргычындамы, әллә, өй тутырып уйнап йөргән балалар анасы булудамы? Бу турыда бик күп фикерләр яңгыраган, бәхәсләр куерган, нәтиҗәләр ясалган. Шунысы бәхәссез: хатын-кызның күңелендә эчке канәгатьлек, рәхәтлек бар икән - ул бәхетле. Бәхетлелек хисен тою - ул зур талант, ул хисне тоярга сәләтле булмасаң, бөтен нәрсәгә ирешеп тә, бәхет сине читләп үтәргә мөмкин. Хатын-кызлар бәйрәме узып барган бу көннәрдә үзләрен бәхетле санаган гүзәл затларыбыз белән сөйләшеп алдык. Аларга да шул ук сорауны бирдек - хатын-кыз бәхете нәрсәдә? Карьера буенча үсү хатын-кызга кирәкме?



Людмила Илларионова - Зәй шәһәре "Энергетик" Культура йорты директоры, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре:

- "Ирне бар иткән дә хатын, юк иткән дә хатын", - дигән халык әйтемен хатын-кызларга карата да әйтеп булыр иде. Хатынны күтәргән дә - ир, бетергән дә - ир. Янәшәңдә ныклы тылың - һәр адымыңны атлаганда күңелеңне үсендереп, ышаныч биреп торучы ирең бар икән, үрләр яулау, нәрсәгәдер ирешү кыен түгел, билгеле. Бөтен хатын-кызга да карьера буенча күтәрелү кирәктер, дип уйламыйм. Карьерага омтылу - кешенең характерыннан тора. Берәүнең депутат буласы килә, ә икенче берәү, алтын тәхет вәгъдә итсәләр дә, ризалыгын бирми, чөнки ул аңа кирәк түгел. Аллага шөкер, минем янымда мине ярты сүздән аңлап, кирәк икән, ярдәм кулын сузып торучы ирем - Александрым бар. Моның өстенә, үземне бәхетле итеп тою өчен, миңа эшемнең кызыклы булуы, минем шул эштә бөтенләй "йотылуым" кирәк. Җиңел генә бер эздән бара торган хезмәттән мин бик тиз туям. Проблемалы, җиңү юлларын үземә эзләп табарга кирәк булганнары миңа канәгатьлек китерә. Озак еллар буена Балалар иҗат йортын җитәкләдем. Бар күңелемне салып эшләдем. Җиңүләребез, яулаган уңышларыбыз да күп булды. Тора-бара, кызык тапмый башладым.

1991 нче елда "Дом быта" директоры итеп куйдылар. Коллектив менә таралам, менә таралам, дип тора. Хезмәт хакы түләргә казнада бер тиен акча юк... Баш-аягым белән кереп чумдым. Ышанасызмы миңа - җырып чыктык бит шул "сазлык" ны. 2009 нчы елда "Иң яхшы хезмәткәр" исемен бирделәр үземә. Ул урынны да, кызыгы бетте, дип, ташлап киткән булыр идемме икән, белмим, язмыш юлымны бүтән якка борды. "Дом быта" дигән җәмгыятьләрне тараттылар, без урамда калдык. Бераздан, культура өлкәсенә чакырдылар. Монда да проблемалар өсте-өстенә өелгән булып чыкты. Читтән караганда, безнең эшебез концертлар өчен зал биреп тору кебек кенә күренә. Чынында, шәһәрнең исән-имин яшәве безнең хезмәткә бәйләнгән. Зәйдә производство бөтенләй бетеп килә. Урта буынга эш юк. Әти-әниләрнең күбесе читкә йөреп эшли. Балаларның мәктәптән соңгы вакыты кайда, ничек уза? Бездәге түгәрәкләргә, төркемнәргә йөриләр икән, үзләренең дә, әти-әниләренең дә күңелләре тыныч. Шәһәр өлкәнәеп бара, пенсия яшендәгеләр күбәйде. Үзеңнең кирәксез булуыңны тою - куркыныч нәрсә. Йомшаклар өчен генә түгел, көчле рухлылар өчен дә авыр хәл бу. Ярар иде, кулыңнан килерлек бер эш табылса. Әйткәнемчә, каян табасың, ди, ул булмаган эшне. Шундыйларның күңеленә ачкыч яратырга кирәк. Безгә килгәч, "второе дыхание"ләре ачылган бик күп талант ияләрен санап китә алам. Тәрбиягә авыр бирелүче балалар күпме тагын. Аларны төрле түгәрәкләргә йөртү өчен, финанс мөмкинлекләре табарга, спонсорларга ялынырга кирәк. Менә шул бетмәс-төкәнмәс проблемаларны чишәм дип йөреп, көннәр, айлар, еллар үтә. Бу урындагы хезмәтемнең "кызыклылыгы" тиз генә югалырга охшамаган әле.

2014 нче елның ахырында "Татарстан Республикасының атказанган культура хезмәткәре" исемен бирделәр. Ирешкән уңышларымда әнием - Якты Күл авылы тумасы Мария Петровна Пермякованың да өлеше зур.Авырлыкларны җыр-моң белән җиңәргә өйрәнгән әниемнең күп сыйфатлары миңа да бирелгән дип уйлыйм. Сынауларны, мин дә, кычкырып җылап түгел, кычкырып җырлап үтәргә тырышам. Шул мине бәхетле итә.

Сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын
Екатерина Акмалова - Чаллыдагы "Алтын балык" балалар бакчасы хезмәткәре, "Ел тәрбиячесе - 2013" җиңүчесе:

- Мин бүгенге көндә үземне бәхетле хатын-кызларның берсе дип саныйм. Дөрес, кыйммәтле сарайларда яшәмим, мине күкләрдә очырырлык тиң парым да әлегә табылмады. "Бердәнберем, нәнием" дип шапылдатып сөярлек балаларым да юк хәзергә. Шулай да мин бик бәхетле. Минем өчен өзелеп торган газиз кешем - әнием, уңышларым өчен әниемнән дә ныграк шатланучы, көенечләрем булса, әниемнән дә ныграк борчылучы әбием бар. Сагынганда, кайтып йөрергә Мөслим районы Зур Усы авылындагы төп нигезебез исән-сау. Шулай булгач, ничек инде бәхетле булмыйм, ди?!

Болар белән бергә, мине бәхетле иткән тагын бер нәрсә - яраткан эшем бар. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим мин. Гади генә балалар бакчасы түгел ул, исеменнән күренгәнчә, "алтын балыклы" бакча. Анда йөрүче балалар да шәһәрнең башка балаларыннан аерылып тора - алар русча, татарча сөйләшүләре өстенә, инглиз телендә дә иркен аралашалар. Бакчада инглиз телле төркем инде 2008 нче елдан бирле эшли. 2011 нче елда беренче чыгарылыш булып, ул балалар төрле гимназияләргә укырга таралдылар. Алар ирешкән уңышлар турында ишетеп торабыз, үзләре дә безне онытмыйлар. Инде аңлагансыздыр - мин әнә шундый инглиз телле төркемдә эшлим. Шәһәрдә хәзер чит илдән килгән белгечләр күбәйде. Семья белән килүчеләр дә шактый. Аларның балалары безгә йөри. Үзебезнекеләр арасында да балаларына чит тел өйрәтергә теләүчеләр әз түгел. Бакчага әледән-әле кунаклар килеп тора. "Мастер-класслар" ны, ачык дәресләрне дә, башкаларга караганда, күбрәк күрсәтәбез. Аңа карап, зарланганыбыз юк. Аллага шөкер, үзеңнең үсүеңне, остара баруыңны күзәтү күңелгә рәхәтлек бирә. Уңышларың өчен материаль кызыксындыру систе- масы да эшли. Чит илгә чыгып ял итү, тел чарлау, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бар.

Хатын-кызның бәхете яраткан эш белән генә чикләнергә тиеш түгел, билгеле. Семья төзегәнче, карьера басмаларының шактыен үтәргә кирәк, дип саныйм. Кеше гомере бик чикле, балалар табып, аннары күтәрелермен, дисәң, шул басмаңда ук пенсиягә дә чыгып китүең бар.
Янәшәңдә сине аңларлык, башкалар каршында синең өчен сүз әйтерлек, сине якларлык кеше торса, әллә нинди үрләр яуларга була. Ә җүнсез кеше очраса, моңарчы ирешкәннәрең дә бөтенләй юкка чыга ала.

Хәзер тормышларын сәясәткә багышлаган, зур постлар тоткан чиновник хатын-кызлар да күбәйде. Мин андыйлар ягында түгел. Хатын-кызның өй, семья, балалар тәрбияләү өчен вакыты калырга тиеш, дип саныйм. Балаларын нянькаларга калдырып, үзләре гел акча табу юлында йөргән әниләрнең балалары белән контакт таба алмыйча яшәүләре турында ишетеп, күреп торабыз. Аналар бирә торган назны башка берәү берничек тә бирә алмый, минемчә. Бөтен кызларга да бала сөю бәхете телим. Сөекле булып, сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын!

Бәхетлелек эталонын әти белән әнидә күрәм
Алиса Спиридонова - "Бәрәкәт" керәшен яшьләре берләшмәсе җитәкчесе:

- Хатын-кыз бәхете инде ул - лотерея билеты кебек: нинди билетны тартып чыгарасың бит. Бәхетле билет эләксә, тормыш итүе дә, балалар үстерү дә, хезмәтеңне башкару да майлап куйган шикелле генә бара. Андый билет эләкмәсә, үз-үзеңә генә ышанырга, янәшәңдәгене дә тартып барырга туры килә. Монысына да борчылырга кирәк түгел: бөтен нәрсәне үзең кайгырткач, башкаларга салынмагач, үз-үзеңә хөрмәт арта. "Мин бит моны булдырдым!" - дисең. Икенче юлысында инде җиңелрәк була. Шулай үз-үзеңне яратырга өйрәнәсең. Тормыш иткәндә, нәкъ әнә шул - үз-үзеңне ярату сыйфаты җитеп бетмәгәннәр интегә, диләр бит.

Хатын-кызның урыны плита янында, дип расламасам да, күбрәк вакыты семьяда, өйдә үтәргә тиеш, дип саныйм. Хатыннар гына түгел, ирләр дә вакытларын семьяга җитәрлек бүләргә тиешләр. Минем әти-әнием икесе дә "бик занятой" кешеләр, шулай да, без үскәндә, шул юк вакытларыннан "урлап", безгә өлеш чыгардылар. Ул вакытны "урлау" аларга ничек кыен булганын хәзер үзем үсеп җиткәч кенә аңлыйм. Бәхетлелек эталонын әти белән әнием мисалында күрәм. Әнием әтием турында: "Кызлары, туганнары өчен җан атучы, теләсә нинди мәсьәләдә бөтен җаваплылыкны үз өстенә алучы, ышанычны аклаучы таянычым, мине ярты сүздән аңлаучы фикердәшем, көр күңелле ирем - миңа бу дөньяда Ходай тарафыннан җибәрелгән иң зур, затлы бүләк", - дияргә ярата. Әтием кебек кешене юлыма чыгарсын, дип сорыйм Ходайдан. Тик минем әти кебекләр юктыр шул инде ул...

Форсаттан файдаланып, үз исемемнән, "Бәрәкәт" яшьләре исеменнән гүзәл затларыбызның барысын да 8 март бәйрәме белән тәбрик итәм. Бәхет төшенчәсен үзләре ничек аңласалар - һәрберсенә шундый бәхетне кичерергә язсын!

Сөйләште: Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим