Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Яков Алексеевич Аксаков (1912- 1996)

Яков Алексеевич Аксаков

Әтиемнең бабасы - Яков Алексеевич Аксаков (кайбер документларда фамилиясе – Григорьев) 1941нче елның июнь аенда сугышка алына. 1945 елның декабрендә исән-сау авылга әйләнеп кайта.

1941-1942нче елларда госпитальдә санитар булып хезмәт итә. 1942-1944нче елларда укчылар полкында сапёр, 1944-1945 нче елларда телефонист булып, элемтәчеләр батальонында сугышчан юлын дәвам итә.

Сугышта күрсәткән батырлыкларын илебез югары бәяли. Карт бабамның Рәхмәт хатларын һәм медальләрен мин дә үз күзләрем белән күрдем, тотып карадым. Менә алар: “За оборону Москвы”, “За взятие Кёнигсберга”, “За победу над Германией”. Шулай ук Бөек Җиңүнең юбилей елларына чыгарылган күп санлы медальләр. Карт бабамның олы кызы, Казанда яшәүче Әүдеки түти “За взятие Кёнигсберга” медален кулына тотып, менә ниләр сөйләде: “Безнең әти Балтыйк диңгезе ярларына тезләнеп, аның суы белән кулларын һәм битен юа. Шулчак көчле шартлау ишетелә. Шунда зарарсызландырылмаган минадан иң якын иптәше һәлак була. Ә әти исән кала”.

Карт бабайның яшь чакларына әйләнеп кайтсак, 1939нчы елда 6 ай буе Питрәчтә ветеринария  курсларында укый. Сугыштан соң үз профессиясе буенча эшли башлый. 10 ел Владимир авылының “Авангард” колхозында бригадир, озак еллар ферма мөдире булып эшли. “Куйбышев исемендәге колхоз”га әйләнгәч, карт бабама “Атказанган колхозчы” исеме бирәләр. Бабам авылның хөрмәтле кешесе булып, 1996нчы елның декабрь аенда дөнья куя.  Без, бабамның оныклары һәм оныкчыклары, аның белән горурланабыз, каберенә барып, чистартып, хөрмәтләп торабыз.

Эльвира Аксакова,

3нче  класс укучысы, Үсәли авылы, Мамадыш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев