Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Василий Алексеевич Абрамов (1906-1941)

Василий Алексеевич Абрамов (1906-1941)

Василий Алексеевич Абрамов минем җырак бабайның әтисе була. Сугыш башланганда алар хатыны Нина Степановна белән Мәскәүдә яшиләр. Василий бабайны тиз арада сугышка алалар. Озак та үтми, бабайның үлеме турындагы өчпочмаклы хаты килеп, ике баласы белән калган әбине хәсрәткә сала.

Ул арада дошман Мәскәүгә якынлаша. Халыкны эвакуацияләү эше башлана. Нина  улы Александр (минем җырак бабай) һәм кызы Прасковья белән зур авырлыклар күреп, җәяүләп туган авылы - Мамадыш районы Албай Казаклары (русча Верхний Арняш) авылына кайтып җитә. Бу вакытта ерак бабама нибары 1 яшь була. Аларның кайтыр юлда күргәннәре үзе бер китап язарлык. Күтәрә алган кадәр булган әйберләрен сатып булса да, балаларын ачлыктан саклап кала Нина Степановна. Иренә тугры калып, озын гомер кичерә Нина әби. Бабайны гомер буе көтеп, 1997нче елда 90 яшендә үлә.

Оксана Сидорова, 10нчы класс укучысы

Үсәли авылы, Мамадыш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев