Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Семен Дмитриевич Макаров

Семен Дмитриевич Макаров

Минем әти, Семен Дмитриевич Макаров 1914 елның 25 январенда, Әлмәт районы Илтән-Бута авылында туып үскән керәшен егете. Перворечинский РВК, Приморский край, Перворечинский районы, Владивосток шәhәреннән, 1941 елның июнендә сугышка киткән, Ерак Көнчыгыш фронтында, сержант дәрәҗәсендә 1941-1945 елларда сугышкан. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, гадел һәм намуслы, үз көчен жәлләмичә, тапкырлык hәм осталык күрсәтеп күперләр, юллар төзәтүне оештырган.

Сугыш дәвамында, штаб хәрәкәтендә, сержант Макаров җаваплы бурычлар башкарган, разведка буенча куркыныч урыннарда катнашкан, өч тапкыр атсалар да исән калган. Әтием курку белмичә, штабның эшчәнлеген тоткарсыз тәэмин итүдә булышкан. “За боевые заслуги” hәм “За победу над Японией” медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан 1946 елда исән-сау кайткан.

Без балалар, оныклар аның белән горурланабыз. Рәхмәт Җиңү өчен, тыныч тормыш өчен.

Мануил Дмитриевич Макаров

(1919-1941)

Этинең энесе, Мануил Дмитриевич Макаров 1919 елда туа 1940 елның февралендә армиягә алынган. Кызганычка, 1941 елның декабрь аенда хәбәрсез югалган.

Маргарита Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев