Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Григорьев Илья Григорьевич (1902-1943)

Григорьев Илья Григорьевич

Минем әниемнең бабасы Илья Григорьев 1902 елда Мамадыш районының Ташлыяр авылында туып үсә. Буй җиткәч, Миләтле башы авылы кызы Авдотьяга өйләнеп, гаилә коралар. Бер-бер артлы биш бала алып кайталар. Бабай колхозга керми. Ул атларны бик яраткан, үзе дә ат өстендә йөри торган булган. 1941 нче елны аны сугышка алалар. Ул 245 нче миномётный полкта хезмәт итә. Сугышта радистларга аралашу мөмкинлеге тудыру өчен яу кырында элемтә линиясе сузган. Хәтер китабында бабай 1943 нче елның 25 апрелендә Германиянең Прюмец авылында һәлак булган дигән язма бар. Бабам Николайның истәлекләре буенча, алар әтиләренең Германиядән җибәргән посылкасын 1945 елда алалар. Әллә посылкалар шулай озак йөргән, әллә бабай шул вакытка кадәр исән булган, ансы билгесез...

Авдотья әби берүзе 4 баланы аякка бастыра, кабаттан кияүгә чыкмый. Колхозда төрле эштә эшләгән. Үзенең сыеры биргән бар сөт-майны налог итеп колхозга тапшырып барган. Әби 76 яшендә 1977 нче елда үлә.

Григорьев Петр Ильич (1924 – 1943)

Олы малайлары Петр Григорьев, олы гәүдәле булу сәбәпле, үзен 1921 нче елгы дип яздырып, 1941 нче елны 17 яшендә сугышка китә. Авылга, безне Сталинград сугышына җибәрәләр, дигән бердән-бер хаты килгән була. 1943 елның май аенда хәбәрсез югала.

Светлана Максимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев