Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Гаврилов Дмитрий Алексеевич

Гаврилов Дмитрий Алексеевич (8.11.1925-13.08.2000)

Минем бабам - Гаврилов Дмитрий Алексеевич Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Унөч яшьтән "Таң" колхозында йөк ташучы булып эшли. Сугыш башлангач, унбиш яшьлек малайлар колхоз кырларында ирләрне алыштыра. Иң элек ул кырда прицепщик булып эшли, аннан соң ХТЗ тимер атын иярли. Озакламый аңа да фронтка китәр вакыт җитә. 1943 елның 12 январенда повестка китерәләр. Биш ай Гороховецкий лагерьларында аларны артиллеристка өйрәтәләр.

Бабам 2 нче Украина фронтында геройларча сугышкан, Харьков, Кременчуг, Кировоградны азат иткән, бөтен Прибалтиканы үткән, Берлинны штумлаган һәм алган. Сугышчан батырлыклары өчен "Жуков", "Берлинны алган өчен" медальләре, "II нче дәрәҗәле Ватан сугышы" һәм башка күпсанлы медаль, орденнар белән бүләкләнә. Ике тапкыр контузия ала, шуның нәтиҗәсендә, ул - II группа сугыш инвалиды.

Сугыштан соң, Германиядә хезмәт итә. Америка "студбеккеры"нда безнең солдатларны Магдебург шәһәренә медицина тикшеренүе үтәргә алып бара, офицер балаларын мәктәпкә йөртә.

1947 елның маенда Свердловский өлкәсендә командировкага җибәрәләр. Бер атнага авылына кайтып, туганнары белән күрешә, тормыш кора.

Туган ягына 1949 елның маенда гына кайта. Әбием белән биш бала үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы, колхозда шофер булып эшли. Бабам 2000 елның 13 августында, сугышта алган контузияләр нәтиҗәсендә якты дөньядан китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев