Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте «Җыен»ы узды

Яңа уку елына керәшен яшьләре зур планнар белән аяк баса.

13 сентябрь Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары җыелды. Кичә "Җыен" исеме астында узды. 

"Җыен"ны бүлекнең җитәкчесе Алексей Дмитриев алып барды. Көн кадагында "Бәрәкәт"нең проектларын барлау һәм аяк баскан яңа уку елына планнар төзү иде. 

- Яшьләр алмашынып тора, искелектән баш тартып, яңа проектлар да эшләргә кирәк. Идеяләр, кызыклы фикерләр белән уртаклаштык. Шулай ук, "Бәрәкәт" яшьләрен грантлар белән дә эшләргә өйрәтәсе килә, чөнки инициатива бар, ә аны телдә генә түгел, чынга ашырыр өчен күп очракта финанслар җитми. Әнә шундый очракта грантлар ярдәмендә ерып чыгып була, - дип сөйләде Алексей Дмитриев. 

"Җыен"га килүчеләр арасында яшь буын да бар иде. Алар - быел "Айбагыр" этносменасында ял итүче балалар һәм эшләгән вожатыйлар. "Бәрәкәт" оргкомитетына эләгү өчен бары тик теләк һәм керәшен культурасына мәхәббәт кирәк. 

Бу елдан "Бәрәкәт"леләр һәм чараларга йөрүчеләр өчен махсус баллар системасы да кертеләчәк, дип көтелә. Үзләрен актив күрсәткәннәргә аерым баллар биреләчәк, ул балларны алга таба "Бәрәкәт" брендының продукциясенә алышытырып булачак.

Тиздән бүлекнең беренче чаралары старт алачак. Хәбәрдә калыр өчен, "Туганайлар"ны укып барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бәрәкәт” керәшен яшьләре оешмасы