Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур Поляков: “Николай Дунаев мине «Бәрмәнчек»кә директор итеп тәкъдим иткән кеше»

Николай Дунаев керәшен дәүләт ансамбленең дә ныклы терәге, киңәшчесе булган.

– Николай Дунаев турында сөйләгәндә, аның иң яхшы бер сыйфатыннан башлыйм әле: ул бик тә туры сүзле иде. Матур эшләдек. “Гөргөри кияүләре”н дә бары тик аңа гына таянып чыгардык. Гөргөри ролен ул гына башкарырга тиеш иде. Бик матур башкарды. Аңа кадәр концерт программасы төзеп, республика буенча йөртеп чыктык. Бик рәхәтләнеп алынды бу эшкә. Мәгънәсе, максаты – керәшен йолаларын үзенең оныгына тапшыру булды.

Безгә карата һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләгәндә, “Бәрмәнчек”кә директор кирәк булгач, мине тәкъдим иткән кеше дә ул. Николай дәдәй ачык, ихлас кешеләрне яратты. Матур эшләдек. Авыр туфрагы җиңел булсын”, – диде керәшеннәрнең “Бәрмәнчек”дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев