Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәт керәшеннәре думбырада уйнарга өйрәнде

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Кәләй авылында булып кайттылар.

19 октябрьдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре – Геннадий Макаров, Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина Әлмәт районы Кәләй авылында булып кайттылар.



Сәфәрләренең сәбәбе – Әлмәт керәшеннәре айлыгы кысаларында фольклор коллективлар, студентлар белән очрашып, керәшен халык уен коралларында уйнарга һәм Әлмәт районы керәшеннәренә генә хас җырулар өйрәнү иде.

Мастер-класс башланганчы, барлык катнашучыларны Аппак авыл җирлеге башлыгы, Әлмәт районы керәшен оешмасы житәкчесе Валентина Горбунова сәламләде.

Валентина Горбунова
– Әлмәт керәшеннәре безне бик кунакчыл каршы алды. Аннан бергәләп җырулар өйрәндек, уен коралларын карадык. Геннадий Михайлович ике думбырасын Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжына бүләк итте. Студентлар һәм аларның остазлары өчен бу бүләк керәшен мәдәниятен тирәнтен өйрәнү өчен бик яхшы этәргеч булыр дип ышанып калабыз, – дип хәбәр итте мәдәни үзәкнең белгече Илүзә Галиуллина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев