Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәкәү җорты хезмәткәрләре балаларны зур бүләк белән сөендерде

21-25 декабрьләрдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган «Бәчкә һәм Марҗук маҗаралары» дигән Яңа ел тамашасы балаларга онытылмаслык шатлык-сөенеч китерде.

Бу тамаша берничә көнгә дәвам итте. Яңа ел тамашаларында Зәй һәм Балык бистәсе районнарыннан өлешчә мобилизациягә эләккән карендәшләребезнең балалары да катнашты.

Яңа ел – балаларның һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алган бәйрәме. Һәр бала могҗизаларга һәм теләкләренең тормышка ашуына ышана. Яңа ел нәниләр өчен һәрвакыт әкият белән бәйле. Әлеге бәйрәмгә дә  әкият персонажлары килде, бүләкләр өләште. Балалар керәшен биюләрен биеделәр, җырладылар, төрле әкият геройлары белән аралаштылар, аларның театральләштерелгән маҗараны уйнауларыннан канәгать калдылар. Тамашада "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләренең балалары да катнашты. Оста итеп оештырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан балалар өчен мастер-класс  уздырылды. Анда балалар балчыктан ясалган куянны буядылар. Куянның бер хикмәте бар: артына магнит ябыштырылган, алар аны кайтып суыткычка бөркетеп куячаклар һәм ел буе Җәкәү җортындагы "Бәчкә һәм Марҗук маҗаралары"н исләренә төшереп торачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев