Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2022 елның хәтер сандыгы

Күз ачып йомган арада 2022 ел да үтеп китте. Ул кемгәдер – борчу-мәшәкатьләр, кемгәдер, киресенчә, шатлык-сөенечләр китерде.

Күзләрне дә чылаттык, күңелләрне дә кузгаттык… Хәтерләрнең сандыгына салып куйдык бу елны. Кирәк чакта ачарбыз, карарбыз, истәлекләребезне дә шул сандыктан табарбыз. Бу елда керәшеннәр тормышында булган вакыйгалар да аз түгел. Әйдәгез, бергәләп барлыйк аларны.

 

Россия Герое

Танк батальоны командиры майор Иван Додосов, махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен, Россия Герое исеменә лаек булды һәм “Алтын йолдыз”медале белән бүләкләнде.

 

Фәнни-практик конференцияләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә ел дәвамында халкыбызның үткәнен, мәдәни һәм этник мирасын барлап, берничә практик семинар һәм фәнни конференцияләр узды. Болар:

– мәктәп укучылары өчен республикакүләм “Ыру агачы” (Родовое дерево) республикакүләм конференциясе;

– Казанда керәшен графикасына – 160, мәгърифәтче Николай Ильмискийның тууына 200 ел тулуга багышлап, “Керәшеннәрнең язма традицияләре формалашуы” дигән Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе;

– фольклор ансамбльләрнең җитәкчеләре өчен республикакүләм семинар-практикум.

 

“Бәрмәнчек” яңалыгы

“Бәрмәнчек” ансамбле “Туганаем – асыл бизәгем” дигән яңа программа белән Идел буе халыкларының культурасын зур сәхнәдә күрсәтте.

 

Җәкәү йортында – керәшен айлыклары

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Җакын дуслар җыелышкач” проекты дәвам итте. Быел Әлмәт, Алабуга, Тукай, Балык Бистәсе һәм Менделеевск районнарында яшәүче карендәшләрнең мәдәни айлыклары булды.

 

Яшьләр уңышы

Керәшеннәр җыелма командасы татар КВН лигасының чемпионы булды.

 “TARIH” заманча керәшен киеме бренды – “Бәрәкәт” керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм Я.Емельянов исемендәге үзәкнең дизайн һәм кул эшләре остасы Элина Якупова заманча керәшен киеме коллекциясе тәкъдим итте.

“Айбагыр” этносменасы – керәшен балалары өчен быел 11нче тапкыр этнолагерь оештырылды, 80ләп бала ял итте.

“Җәшләр җыены” – “Бәрәкәт” керәшен яшьләре районнар буенча концертлар куйды.

 

Зур җыен

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында 24нче тапкыр Питрау керәшен мәдәнияте фестивале үтте. Татарстанның “Кряшен чибяре” титулына Алёна Евдокимова ия булды, Мамадыш муниципаль районының “Кряшен чибяре” булып Светлана Егорова танылды.

 

Ходай йортлары

26 сентябрьдә Балык Бистәсе районының Иванай авылында Ходай Иисус Христосның чумылдыруы исеменә чиркәү аруландырылды.

6 декабрьдә Түбән Кама шәһәре керәшеннәренең өчен Рождество Христово чиркәвен аруландырдылар.

 

Фестивальләр

Февраль аенда Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Туым Җондызы” керәшен җыруын яшь башкаручыларның ХII республикакүләм фестивале үтте. Гран-прига Казанның 24нче музыка мәктәбе укучылары Мәликә һәм Сәет Насыйровлар лаек булды.

Ноябрьдә Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Кили поселогында “Арумысыз, туганнар” дигән Х нагайбәк һәм керәшеннәр иҗаты россиякүләм конкурс-фестивале оештырылды.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында “Җәмле Җураш буйларында” төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале узды.

 

Югалтулар

30 октябрьдә 85 яшендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, асыл карендәшебез Николай Дунаев мәңгелеккә күчте.

 

Юбилейлар

Республика керәшеннәре җитимагый оешмасы төзелүгә 15 ел тулды. 2007 елның 25 маенда керәшен Республика иҗтимагый оешмасы уставы кабул ителде. Җитәкчесе итеп Иван Егоров сайланды, ул хәзер дә аның алыштыргысыз председателе булып тора.

Бердәнбер керәшен газетасы “Туганайлар”га 20 ел булды.  2002 елның 5 октябрендә Чаллы шәһәрендә газетаның беренче саны дөнья күрде.

 Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында җирле керәшен җәмгыятенең һәм “Карендәшләр” ансамбленең 30 еллыклары уңаеннан, бәйрәм оештырылды.



Сәнгать

Сентябрьдә рәссам, Татарстан Республикасының рәссамнар союзы члены Виктор Селиверстовның “Штрихи к портрету” дип исемләнгән шәхси картиналар күргәзмәсе эшләде.

 

Түбән Кама районы керәшен оешмасы Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды грантын отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев