Анна Акманова: "“Бала табарга курыкмагыз!”
Чистай районының Бахта авылында күп балалы Акмановлар гаиләсе яши. Анна Акманова дүрт бала анасы гына түгел, Бахта авылы клубы
мөдире дә әле. Бахтаның “Кардәшләр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе, авылның тормышын кайнатучы да, үзе үк аның эчендә
кайнаучы да. Ничек барына җитешә, кырыкмаса кырык төрле мәшәкатьне ничек бергә үреп алып бара? Шул турыда үзеннән сораштык.