Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Анна Акманова: "“Бала табарга курыкмагыз!”

Чистай районының Бахта авылында күп балалы Акмановлар гаиләсе яши. Анна Акманова дүрт бала анасы гына түгел, Бахта авылы клубы мөдире дә әле. Бахтаның “Кардәшләр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе, авылның тормышын кайнатучы да, үзе үк аның эчендә кайнаучы да. Ничек барына җитешә, кырыкмаса кырык төрле мәшәкатьне ничек бергә үреп алып бара? Шул турыда үзеннән сораштык.

- Анна, балаларыгыз Сезне Әниләр көне белән котладымы? Котласалар, ничек?

– Һәр елдагыча, алдан әзерләнеп котладылар. Олы улым минем фотоны урнаштырып, үз кулы белән открытка ясаган, эчке ягында мина багышлап язган шигырен дә урнаштырган. Уртанчысы матур итеп бизәкләп, бик тырышып, куна тактасы эшләгән. Дәдәйләреннән үрнәк алып, кечкенәләре дә калышмаган: үз куллары белән чәчәкләр ясаганнар. Әни кеше өчен балалары күңел биреп ясаган бүләктән дә кадерлерәк тагын ни бар?!

– Балаларыгызның исемнәре ничек, шөгыльләре, хоббилары бармы?

– Олы улыбыз Владимир инде 16 яшендә. Ул – студент, Түбән Кама шәһәрендәге нефтехимия колледжында укый. Икенче улыбыз Андрей 13 яшендә. Авылдагы 7 бала белән бергә, Чистайга йөреп, музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнә. Кечкенә игезәкләребез Артём белән Яна 6 яшьтә, алар әле балалар бакчасына гына йөриләр, икенче елга авылыбызның башлангыч мәктәбенә беренче класска баралар. Һәрбер әни өчен үз баласы кадерле, талантлы. Үзем мәдәният өлкәсендә эшләгәч, бәйрәмнәр дә шау-шу белән уза. Иртән репетиция, кич концерт... Менә Әниләр көненә багышлап та, зур кичә уздырдык, бөтен семьябыз белән әниле-бәбиле концертта катнаштык. Үзем уртанчы улым уйнаганга кушылып, җырладым. Игезәкләребез дуэт белән җырладылар. Шөгыль дигәннән, һәрбер баланың үз эше бар. Хобби дигән сүз авылда бик популяр да түгел инде ул, монда эш болай да бик күп бит. Хуҗалыгыбыз зур булгач, балалар эшне кечкенәдән үк белеп үсәләр. 4 сыерыбыз, 5 үгезебез, 5 бозавыбыз, 6 дуңгызыбыз бар. Аның өстенә, үз җиребез дә бар бит әле. Анда да чәчәбез, урабыз, печән үстерәбез... Бөтен эштә дә балалар катнаша.

– Анна, 4 бала әнисе булу авырмы? Ничек барына да җитешәсез?

– 4 бала әнисе булу ул вакытында ашарга әзерләү һәм балаларның өс-башын карау гына түгел. Тиешле тәрбия бирергә, дөрес итеп аралаша белергә дә кирәк. Балаларың өчен син нәнәй генә түгел, сердәшче дә, киңәшче дә булырга тиешсең. Күп балалы гаиләнең мәшәкатьләре байтак булса да, бер әйбәт ягы бар. Ул да булса, балаларның бер-берсен кайгыртуы. Олылары шахмат-шашка уйнагач, алардан күреп, кечкенәләре дә юри генә уйнап караган иде. Инде менә 6 яшьлек Янабыз ике ел рәттән районкүләм ярышларда катнаша. Олы улыбыз шигырьләр язарга оста. Шигырь конкурсларында җиңү яулый, дипломнары да күп. Республикакүләм коррупциягә каршы конкурска эссе язып, җиңү яулап, Кремльдә булып кайтты. “Чистые строки” конкурсындагы беренче урын өчен бирелгән кубок – өебезнең бизәге.

– Шәһәр җирендә күп бала табарга бик ашкынып тормыйлар. Ә менә авыл җирендә, сезнеңчә, мөмкинлекләр ничегрәк?

– Авылда яшәгән балалар тормыштан артта калалардыр дип уйламыйм. Без Чистай шәһәреннән ерак яшәмибез, бары 15 минутлык юл. Өебездә мөмкинлекләр нәкъ шәһәрдәге кебек, бар уңайлыклар бар. Җылы, салкын сулар да көйләнгән. Авылда да, шәһәрдә дә тормышыңны тиешенчә көйләп була, кешенең үзеннән
тора ул.

– Дәүләттән нинди дә булса ярдәм аласызмы?

– Бардыр ул андый ярдәм. Ләкин без, ирем белән икебез дә эшләп торганда, барысына да үз көчебез белән ирешергә тырышабыз. Балалар бакчасына булган льготалардан гына файдаланабыз. Күп балалы гаилә буларак, ике балабыз өчен дә ярты бәяне генә түлибез.

– Балалар тулы семьяда, ике канат астында үсәргә тиеш. Ирегез турында бер-ике сүз. Кем ул, ничек таныштыгыз?

– Мин үзем күрше авылдан, Кондрата кызы. Монда килен булып төштем. Үз авылыбыз Кондратада балалар бакчасында булачак ирем Леонидның сеңлесе белән
бергә эшләдек, ул таныштырды. Бахтага килен булып төшкәнче, мин керәшеннәр тормышын якыннан белми дә идем. Кондрата бит чуаш белән катнаш авыл. Ә монда, Бахтада, керәшеннәр генә яши. Мин дә “керәшенлек чире” йоктырдым, хәзер бөтен авылыбыз белән “чирлибез” инде. Ирем Леонид бик сабыр, тыныч холыклы кеше. Мин ут булсам, ул – су. Балаларга беркайчан да тавышын күтәреп эндәшмәс. Әтиләренә зур хөрмәт белән карыйлар. Алга таба да шулай булып калсын иде, дип сорыйм Ходайдан. Ул үзе бик тырыш кеше. Хуҗалыкта, кырда, үз эшендә эшләп кенә калмый, клубта концерт-театрлар оештырганда, клуб сәхнәсенә декорацияләр ясаша, вак ремонт эшләрендә дә минем беренче ярдәмчем.

– Күп балалы әни буларак, башкаларга әйтер сүзегез?

– Мин күп балалы әни дип, күкрәк киереп, киңәшләр биреп утыру бик матур булмас. “Мама”, “әни”, “нәнәй” дигән сүзләрне ишетү, бу дөньяда балаларың өчен иң
кирәкле кеше булу ул зур шатлык кына түгел, яшәргә дәрт бирүче көч тә. “Бала җиргә үз ризыгы белән туа” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бу чын мәгънәсендә шулай, бала табарга курыкмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев