Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Далекие близкие

Остроленкодан Васильевлар гаилә ансамбле төзегән - видео

Васильевлар Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Остроленко авылында яши

Социаль челтәрләрдә “Маэстро” дип аталган вокаль-музыкаль ансамбльнең видеоязмасына юлыктым. Видеода 5 кеше керәшенчә җыр башкара. Язманы урнаштырган Татьяна Дюскина белән элемтәгә чыгып, бу җырның исемен белдем. Ул нагайбәкләрнең “Казаклар киттеләр" дигән җыры булып чыкты.

Дөресен генә әйткәндә, мине видеода ишеткән җыр түгел, җырны башкарган кешеләр кызыксындырды. Чөнки видеоның геройлары бертуганнар – Васильевлар гаиләсе иде.

Гаилә ансамбле бүгенге көндә сирәк һәм матур күренеш. Керәшеннәр арасында гаилә ансамбльләре төзүчеләр бар. Шуларның берсе - тумышлары белән Түбән Кама районының Келәтле авылыннан булган Чеботаревлар семьясы. Бу ансамбльгә бертуганнар җыелган. “Маэстро” ансамбле, исә, үзенә берничә буын вәкилләрен туплаган – әби, бабай, балалары һәм оныклары. Васильевлар Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Остроленко авылында яши.

Ансамбльне семья башлыгы бабалары – Пётр Евгеньевич җитәкли. Шулай ук ансамбльгә Пётр Евгеньевичның хатыны Светлана, уллары Пётр, оныклары Андрей һәм Олег керә. Аларның һәрберсе дә уен коралларында уйный. Видеога да игътибар итсәгез, бабаларының кулларында гармун, әбиләренең кулында - трещотка, улларында - гитара, оныкларында - балалайкалар. “Уен коралларында уйнарга Пётр Евгеньевич өйрәтә. Светлана Егоровна барлык тавышлы уен коралларында уйный белә. Беркемнең дә музыкаль белемнәре юк. Уен коралларында тыңлап уйнарга өйрәнәләр.

“Маэстро”ның репертуары шактый киң. Аңа рус, казак һәм нагайбәк җырулары керә. “Андрей белән Олегка уен коралларында уйнарга өйрәнү ошый. Нагайбәк җырларын башкарганда тел белән бераз кыенлыклар килеп чыккалый инде. Ләкин алар телне белә. Белмәгәннәрен өйрәтәбез”, - дип сөйләде Татьяна Дюскина.

2019 елда ансамбль “Арумысез туганнар” фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исемен алганнар. Бу аларның беренче сәхнәгә чыгулары була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев