Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Яковлев Данил Яковлевич.

Яковлев Данил Яковлевич 1903 елда Теләче районының Нырсуар авылында дөньяга килә

1941 елда сугышка китә. Суслонгер лагерена эләгеп, авыр хезмәт юлын үтә. Күпмедер вакыттан соң, Смоленск шәһәренә китә. Анда дошман минасына эләгеп каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Тугыз ай дәвалангач туган нигезенә әйләнеп кайта. Колхозда — хисапчы, ашлык складында — мөдир, җир бүлүче, ревизор эшләрен башкара. Тормыш иптәше Марфа әби белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ревизор хезмәтен озак еллар намус белән үтәп лаеклы ялга чыга. Сугышта алган яра эзсез калмый, озакка сузылган каты авырудан соң, 1973 елда вафат була.
Яковлев Данил Яковлевич Нырсуар авылы зиратында җирләнә.

ЕКАТЕРИНА ЯКОВЛЕВА,

Питрәч районы Нырсуар авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев