Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Юзеев Иван Алексеевич

Юзеев Иван 1920 елда Мамадыш районының Владимир авылында туа

1941 елда ук сугышка алынып, 1945 елда, сугыш тәмамлангач, туган авылына әйләнеп кайта. Аның Смоленск шәһәре өчен барган сугышларда катнашуы билгеле. Ике тапкыр каты яралана. Өлкән сержант Иван Юзеев сапёр булып хезмәт иткән. Мамадыш педучилищесын тәмамлагач, аны Саба районы Кече Кибәче мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле шунда яши.
Хатыны – шулай ук Владимир авылы кызы Варвара Николаевна Бачкова белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 2002 елда Владимир авылына алып кайтып җирләнә.
Аның бертуган дәдәсе – Юзеев Павел Алексеевичның 1941 елда ук хәбәрсез югалган дигән хәбәре килә. 
Югарыдагы информация Иван Алексеевичның улы - Георгий Ивановичтан язып алынды.


ЛИДИЯ ПАСЫЕВА,

Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев